Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Бозау кадәр ике эттән котылу: экспедиция вакытында Геннадий Макаров кызыклы хәлләргә дә юлыккан

Геннадий Макаров экспедициядә йөргәндә төрле кызык хәлләргә очраганлыкларын да искә төшереп алды, хатирәләре белән уртаклашты.

Алар 1978 елның 1 январенда Нагайбәк ягындагы Кассель авылына Николай Байтеряковны эзләп баралар. Яңа елны тәүлек буе бәйрәм иткән авыл керәшеннәре янында ап-аек башы белән басып торган рюкзаклы егеттән кайсыдыр сорый: «Әбиең бармы?». Әле берни дә аңламаган Геннадий Макаров: «Ике әби бар иде, берсе үлде», – ди. Аның җавабын ишеткәч, хуҗалар телсез калгандай, бер сүз дәшмичә, бик озак карап торалар моңа. Әллә гаеплиләр, әллә нәрсә шунда. Югыйсә, картайган әби кешенең мәңге яшәмәячәге болай да билгеле. Шуннан соң Геннадийның өйләнгәнме-юкмы икәне белән кабат кызыксынучы булмый. Соңыннан, сөйләшә торгач кына, ул якта «әби» дигән сүзнең ир хатынын аңлатуын белеп ала ул...

Икенче бер вакыт, анысында инде Кукмара районының бер керәшен авылында шактый уңайсыз хәлгә калалар. Скрипкачы, кубызчы Дәү Бә- челине эзләп барган булалар. Тик бик нык караңгыга калалар. Ишек шакыйлар, ачучы юк. Соңдыр, инде йокларга ятканнардыр дип, болар ишегалдыннан чыгып китәргә җыеналар. Болдырның биек баскычыннан төшә башлауга, каршыларына бозау хәтле ике этнең ыргылганы күренә. Егетләр баскычта кымшанмыйча да утыралар. Ә этләр туктаусыз өрә. Шушында төн чыгарга туры килер инде дип, борчуга төшәләр. Бераздан өй ишегендә картлы-карчыклы хуҗалар күренә: «Кемнәр сез?». Макаров үзләренең кем икәнен аңлата, документларын да күрсәтә. Үзләренең ни эшләп йөрүләрен дә аңлата. Әмма картлар, боларның җакшы юлда йөрмәүләреннән шикләнеп, «безнең бернәрсәбез дә юк», дип, тик бер сүзне кабатлап торалар. Ахыр чиктә, бабай идән астына төшеп, тузанга баткан чирек шешә самогон күтәреп менә. «Юк, без гел дә эчмибез», дип әйтүче чакырылмаган кунакларның ай-ваена карамыйча, кырлы стаканнарга тутырып салалар... Төнге кунаклар берне «тотып» куйгач кына картлар җиңел сулый: «Димәк, үз кешеләребез». Ул төнне йоклаучы булмый. Бәчели карт таң атканчы скрипкада керәшен көйләрен сыздыра...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев