Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Аулаш авылы тарихыннан

1860 нчы елларга кадәр Аулаш авылы халкы дәүләт крестьяннары категориясенә керә. Халкының төп шөгыльләре булып игенчелек, терлек асрау, умартачылык, тегү кәсебе булган. 1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда су тегермәне эшләгән

Ландрат кенәгәсе мәгълүматларына караганда Аулаш авылы 1716 елдан Евлаш баш буларак билгеле. 1748 елгы 2 ревизия материалларында (1139 эш, 298-233 битләр) авыл Югары Евлаш дигән исемгә ия һәм шулай ук Казан өязенең Арча юлында урнашкан була. Авыл халкы Андрей Федоров җирләре составында исәпләнә. Халкы дәүләткә ясак түләүче яңа керәшеннәр буларак язылган. Шул ук вакытта ул елгы ревизия язмаларында 76 ир-ат кына теркәлгән, хатын-кызлар саны салым салынмаганлыктан күрсәтелмәгән.

Уфа тарихи архивы мәгълүматларына караганда, 1795 елның 5 ревизиясе буенча, авыл Югары Аулаш буларак язылган һәм Оренбург губернасы Уфа наместниклыгы Минзәлә округының Борды волостена керә. Авылда 44 ир-ат һәм 63 хатын-кыз яшәгән.

1860 нчы елларга кадәр Аулаш авылы халкы дәүләт крестьяннары категориясенә керә. Халкының төп шөгыльләре булып игенчелек, терлек асрау, умартачылык, тегү кәсебе булган. 1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда су тегермәне эшләгән.

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязенең Бәтке волостена кергән. 1920 елдан башлап Минзәлә, 1922 елдан ТАССРның Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй, 1977 елның 26 декабреннән Тукай районыны составына керә.

Бүгенге көндә Аулаш авылында 112 кеше яши. Авылда фельдшер-акушерлык пункты, кибет бар.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев