Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

1926 елда Киңяш газетасында чыккан Г. Макашин язган "Сукачы" шигыре

Киңәш — XX гасыр башында басылган кряшен гяжите.

Сукачы

 

Иртя тороб атын жигеб,

Сукачы кырга китте.

Иркен жиргя барыб кереб

Зур гына уйга тöштö.

Шулай итеб, Ибан агай,

Бик зур уйга батыб,

Узе устергян тямякене

Жибярде кöйöрятеб.

"Сукалармын äйбят итеб,

Бу кин жирне мин бöгöн,

Озакламый син жиркяйем

Бирерсен мина иген.

Урыб алгач, ул игеннен,

Артыкларын сатармын,

Акчасына, кооперативтан,

Киряк тауар алырмын".

Ибан агай атын жигеб,

Уйларына сöйöнöб,

- Буразнадан, акеренняб,

Китте сука кютяреб.

Айдя, алаша, тарт суканы,

Эжяллямя кöчöн'нö -

Сяует жирен, иркен жирне -

Эшкя кертейек кюлейгя.

Туры алаша, бар кöчöннян,

Суканы тартыб бара:

Остляреннян тирляр чыга,

Башын чайкаб пышкыра.

Сукачы беляген сызганыб

Сука кютяреп бара;

Кай арала кулы белян

Тирен сынырыб ала...

Кояш качты жир öстöннян

Сукачыны калдырыб.

Жакты беткяч сукачы да

Китте жирен калдырыб...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев