Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Редакция кунагы

Питер дәдәй әле дә "җегет"

"Туганайлар"ның Чал­лыдагы "Корпункт" бүлмә­сендә берүзем ямансулап утырам. Ишек ачылып ки­тәр дә, үзләре белән әллә никадәр яңалык, эмоция ияртеп, хезмәттәш кызларым килеп керер күк. Берничә минут буена кем нинди яңалык ишеткән, нәр­сә күргән, нәрсә белгән - шулар турында сөйләшеп алгач, бергәләп, "керәшен дөнҗасы казанында" кайный башлыйбыз. Ул да булмый, ишектә подписка...

"Туганайлар"ның Чал­лыдагы "Корпункт" бүлмә­сендә берүзем ямансулап утырам. Ишек ачылып ки­тәр дә, үзләре белән әллә никадәр яңалык, эмоция ияртеп, хезмәттәш кызларым килеп керер күк. Берничә минут буена кем нинди яңалык ишеткән, нәр­сә күргән, нәрсә белгән - шулар турында сөйләшеп алгач, бергәләп, "керәшен дөнҗасы казанында" кайный башлыйбыз. Ул да булмый, ишектә подписка буенча менеджеребыз - Петр Денисович Емельяновның җыйнак гәүдәсе күренә. Без­нең яңалык яңалыкмыни - менә аныкылар яңалык, ичмасам. Барысын да каян ишетеп, белеп өлгерә торгандыр - хәйран калырлык. Хәбәрләрен сөйләп бетергәч, чираттагы мәзәкләренә күчә. Һәр очракка карата үз анекдоты бар аның. Хәер, анекдот кына сөйләми, тормышта чын булган хәлләрне дә кызык мәзәк сыман сөйләргә оста ул.
Хәл-әхвәлне белешкәч, телефонга утырып, кайсы предприятие күпме газетага язылган, җитәкчеләре ул калдырган хатка кул куйганмы, кемгә йөкләгән - шуларны белешә. Кайсыдыр урыннарда "вәт, малай, ә," дип борчылуын белдерә, ә кайсысында, шатланып, "вәт, молодец, орден сиңа" дип, трубканың теге очындагы кешене мактап ала. Без, журналистлар, мондый чакларда, кайчан Питер дәдәйнең сөйләшүе бетә инде, диеп, үзалдыбызга "кабарынып" утырабыз. Менә хәзер килеп утырсын да, бөтен керәшен җитәкчеләрен йокыдан уятсын иде әле, бер сүз дә әйтмәс идем.
Шундый уйларымны башымнан уздыргач, Питер дәдәйнең туган көне искә төште. Под писканың соңгы ике сезоны аннан башка гына үтте. Шуңадырмы, туган көне дә истән чыгып киткән. 60 ел бергә яшәгән хатынын - Ирина Семеновнаны соңгы юлга озаткач, ул да берьялгызы калды бит... Хәлен белим, диеп, телефон трубкасына үреләм.
Петр Денисовичның, гадәттәгечә, көр, яңгыравык тавышын ишеткәч, үзалдыма елмаеп куям. Ходайга шөкер, исән-сау, үз "стилендә" икән. "Өйләнмәдеңме әле?" - дигән соравыма да: "Биш кыз, бүген алсаң, бүген киләбез", - дип, чират көтеп торалар, иң олысы синең хәтле, калганнары - синнән яшь. Кайсын сайлап алырга белмим", - дип җавап бирә, аңа гына хас җорлык белән.
Ни эшләве, җәйләрне ничек үткәрүе белән кызыксынам. Елдагыча, бакчасында мул уңыш үстергән. Тирә-күршеләрендә үсмәгәндә дә, аның яшелчә-җи- мешләре шаулап үсә иде шул, артканын редакциягә дә алып килә иде. Үзе әйтмешли, "молодец!" 84 яшен тутырган бу көннәрдә дә "җегет" булып яши иң өлкән журналистыбыз.
Мария МАРТЫНОВА
Котлыйбыз!
Хөрмәтле Петр Денисович!
Алга таба да көч-куәтегез, энер гиягез ташып торсын, эшкә дәртегез сүрелмәсен. Улыгыз семьясы, онык ларыгыз сезне куандырып, кайгы-хәсрәт китермичә, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын сезгә.
Олы тормыш юлы уздыгыз Сез,
Изге Сезгә безнең теләк тә:
Яшьлек дәрте бер дә сүрелмәсен,
Картаймасын кайнар йөрәк тә.
Изге теләкләр белән "Туганайларыгыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев