Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Редакция кунагы

ИЛҺАМ ШАКИРОВ: “Сарман Питраулары онытылмый”

Илһам Шакиров Сарманда Питрауларны ничек бәйрәм иткән? Бөек җырчы керәшен дусларын хәтерлиме? Илһам Шакиров Питрау алдыннан "Туганайлар"да кунакта.

- Алла сүзен онытмагыз. Ата-ана, олы кешеләрнең сүзен тыңлау - олы бәхет, кирәкле эш ул. Аның савабы бик зур, - дип каршы алды мине моң иясе Илһам ага. Минем Александр икәнне белгәч, шундук Сарман керәшеннәре турында сөйләп китте.

- Безнең Сарман районындагы Яңа Бүләк авылы урманга терәлеп тора. Исеме Яңа Бүләк булгач, авылы да яңа булган. Урман кырында гел керәшеннәр кайнаша иде, чөнки алар урманчылар. Лесник та керәшен. Дустым Толя бар иде... тагын бик күпләр. Без алар белән аралашып, йөрешеп яшәдек. Бер-беребезне хөрмәтләп үстек. Бер өй аркылы гына Гришалар яши иде, аны бик хәтерлим. Таня - без аны Татый дия идек. Бик җор Маурый түти бар иде, әллә ниләр ясап бирә торган иде. Алар янәшә генә яшәде, без тыкрык буенда тора идек. Урманда үстек, чабатаны оста ясый идек. Бездән бер өй аркылы гына яшәгән Захар бик хәтердә, аны Закар дияләр иде. Арбаларны, чаналарны үзебез ясадык. Шул арбаларга төяп, бергәләшеп урманнан әйбер алып кайта идек. Һич онытылмый шул чаклар, бик сагындыра, яшьлек бит. Толя дустым үзенең Анатолий икәнен дә белмичә яшәде. Гөргөри паспортында Григорий иде. Төнлә уятып сорасалар да, чабата ясап бирә алам, яшьтән калган үнәр. Теләнче Тамак базарына чабата сатарга бара идек, тамак туйдырырга кирәк иде бит.

Сарман районында, го-мумән, керәшеннәр күп иде. Без аларныкын, алар безнең җырларны җырлады. Хор белән урманнан җырлап кайтырга ярата иделәр.

"Бишмәтеңдә синең биш

төймә,

Нигә төймәләмисең?

Кашың кара, буең зифа,

Күзең дә кара синең,

Шушы күзеңә карасам,

Йөрәгем яна минем", дигән җырлардан авыл яңгырап торды. Бәйрәмнәрне бик күңелле үткәрәләр иде. Ул андагы җыр-моң... Бар кеше җырлый. Наратасты авылына Питрауга бара идек. Мин керәшеннәр белән бергә җырлап үстем.

- Тагын кайчан күрәм әле шундый легендар кешене, берничә сорау биреп китим әле.

- Әллә тиздән үләр дип уйлыйсыңмы? Юк әле, җырлыйбыз әле. Легендар дигәннән, хәзер бит кем теләсә шул җырчы булып, әллә кемләнеп йөри. Кайсысының чын җырчы икәнен дә белеп бетереп булмый.

- Нинди планнар белән яшисез?

- Олы кешенең нинди планы булсын инде? Яшь чакта гына тегене эшлим, моны булдырам дип, хыялланып йөрисең. Әгәр элек эшләгән эшләремне кабул итсәләр, кайберләрен хәзер тормышка ашыра алсам, Аллага шөкер, дип дога кылам. Ни, җил кая исә, шуңа риза булып йөрисең. Искән җилләр көенә яшим.

- Сезнеңчә, илдә җил кайсы якка таба исә?

- Үскәнем, җилнең кая искәнен бер Алла үзе генә белә, бездән сорап тормый ул. Һич көтмәгәндә генә әллә ниләр булып куя, син көткәне синеңчә барып чыкмый. Тормыш шундый бит ул. И-и моны эшлим, тегене эшлим дип тырышасың, булып чык-маса, утырып елыйсың... Шулай.

- Соңгы елларда керәшеннәрнең "Ак калфак" җыры сезнең визит карточкасына әйләнде. Һәр концертта шул җырны җырлыйсыз. "Ак калфак" сезнең иң яраткан җырыгызмы? 1970 елда "Идел буе каеннары" шигыренә джаз стилендә бүгенгәчә популяр булган җыр яздыгыз. Хәзер көй язган юкмы?

- Җырны илһам булса гына язып була. Олыгайган саен, илһам да сирәгрәк килә. Гел бер җырны гына җырласаң, аны яратмый башлавың да мөмкин. Аннан соң, һаман шуны җырлап, шуңа сокланып йөрсәң, син инде үсә алмыйсың - белдеңме? Халык яраткач, бөтен зал торып кул чапкач, күңел үсә инде. Бу кешене яшәтә дә, авырулардан да саклый. Иң зур бәхет - хыялларыңны тормышка ашыру. Һәркайсыгызга да шулай яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Питрау Илһам Шакиров