Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Редакция кунагы

БРИЛЛИАНТЛЫ КЕРӘШЕН КИЛЕНЕ

Зона, республика турларын узып, Калининград шәһәренә конкурсның соңгы финалына җыелган гүзәл затлар арасыннан үзебезнең Чаллы кызы Гүзәл Иванова абсолют җиңүгә ирешеп, "Россиянең бриллиант кәләше - 2012" титулына лаек булды. Унберенче тапкыр уздырылучы әлеге конкурста республика данын яклаган Гүзәлнең керәшен килене булуы бездә аерата кызыксыну уятты. Үзен күреп сөйләшү, якыннан танышу...

- Гүзәл, үзең турында кыскача сөйләп кит әле, кайда тудың, бүгенге көндә укыйсыңмы, эшлисеңме?

- Тумышым белән Яшел Үзәннән мин. Биш яшьлек чагымда әти-әнием белән Чаллыга күченеп килдек. Биредә укыдым, биредә үстем. Чаллы инженер-экономика академиясен тәмамлап, магистр-техник белгечлеге алдым. Бүгенге көндә металл белән сәүдә итүче "Инвиа-груп" фирмасында сату бүлеген җитәклим.

- Подиумда үзеңне иркен, ышанычлы тотасың, матур биисең, дөрес хәрәкәт итәсең. Сиңа күз салуга, профессиональ модельдер бу, дигән уй туа.

- Әни мине кечкенәдән төрле түгәрәкләргә йөртте. Бер буш вакытым да юк иде. Тугызынчы класста укыганда, сайлап алу башлануын ишетеп, биш кыз бәхетебезне сынап карау өчен "Каприз" модель мәктәбенә киттек. Шушы биш кыз арасыннан мине сайлап алдылар. Бу мәктәптән соң зуррагына күчтем. Шәһәрдә узган күп кенә мероприятияләрдә, конкурсларда катнашырга туры килде. Сәхнә тормышы миңа чыннан да ят түгел. Минем хобби - "Rashelle" модель мәктәбе. Институтта укыганда, проф-ком җитәкчесенең: "Җыр, бию түгәрәкләребез бар. Матур итеп йөрергә дә өйрәнәсе иде, әйдә шушында студия ачыйк әле", дигән тәкъдимен шикләнеп кенә кабул иткән идем, инде аны җитәкләвемә дә биш ел булды.

- "Россиянең бриллиант кәләше - 2012" конкурсы өч турда узды. Син һәркайсысында да бер үк туй күлмәгеннән идең. Ул синең, чыннан да, кияүгә чыккандагы күлмәгеңме?

- Әйе. Биш тапкыр кидем мин аны, ул миңа бик ошый. Чын мәгънәсендә уңышлы күлмәк булды, дияр идем. Нәкъ менә аны сатып алганыма бер дә үкенмим.

- Исеме җисеменә туры килгән яшь хатынының шундый популярлык казануына Иван да шатлангандыр, билгеле. Ятлар күз салыр, башкалар кызыгыр кебек уй-шикләрен белдергәне юкмы?

- Юк, билгеле. Мин конкурста катнашканнан берни дә үзгәрмәде. Аңа кадәр бер-беребезгә нинди карашта идек, шундый булып калдык. Җиңүемдә, беренче чиратта, ирем Иванның өлеше зур, дияр идем. Ул баштан ук җиңәсемә ышанды, һәрьяклап таяныч булды. Без былтыр август аенда өйләнештек. Башкалар кебек үзебезгә бүләккә туй сәяхәтләре ясамаган идек. Калининградка сәфәр - беренче тапкыр бергәләп еракка баруыбыз булды. Без аны чын мәгънәсендә туй сәяхәте итеп кабул иттек. Конкурстан соң калып, ике көн шәһәр белән танышып йөрдек. Калининградның өр-яңа, иң престижлы саналачак отелендә бер атна бушлай яшәү өчен сертификат бирделәр. Ул әле беренче июньдә генә ачылачак. Калининград безне кабат көтеп калды.

- Танышуыгыз ничек булды?

- ИНЭКАның үз базасында студентларның җәйге лагере эшләп килә. Мин шунда куратор буларак, оештыру группасы составында идем. Лагерь җәй буена дүрт сменада егет-кызларны кабул итә. Шулай өченче сменада карыйм, тыныч кына холыклы, бик матур бер егет тә бар араларында. Еш кына шушы егетнең зәп-зәңгәр күзләре белән миңа текәлгән карашын тоя идем. Ул шундый тыйнак, бик теләсә дә, миңа килеп сүз катырга ояла иде, күрәсең. Бу смена тәмамланды, соңгысы килде. Карыйм, "зәңгәр күз" тагын биредә. Шуннан сөйләшеп киттек инде, бирегә мине кабат күрү өчен генә килүе турында әйтте. Тора-бара аның керәшен егете булуы ачыкланды. Үзе Чаллыда туып-үссә дә, тамырлары Зәй районы Түбән Биш авылына барып тоташа. Бу читләшүгә сәбәп була алмады, киресенчә, көннән-көн бер-беребезгә ныграк тартыла бардык. Бер ел армиядә булып кайтты. Биш ел очрашып йөргәннән соң, өйләнештек. Петр Иванович белән Мария Петровна да үз кызларыдай җылы кабул иттеләр. Аларга әти-әни дип дәшәм.

- Гүзәл, провокацион сорау да бирим әле: син мөселман кызы, Иван провославие динендә. Семьяда кайсы як өстенлек алыр икән?

- Иван кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, башта үзем дә сагаеп калган идем. Аннары дус кызларыма карадым, алар да катнаш семьяда үскән балалар. Берсенең әтисе керәшен булса, икенчесенең әнисе керәшен, әтисе татар. Бик матур яшиләр. Дин башка булу киртә булырга тиештер, дип уйламыйм. Тигезлек булсын өчен ике якның да матур гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итеп, аларны үтәп яшәүдән дә яхшысы юктыр.

- Син өч бала әнисе булырга хыялланасың, берүк теләгең тормышка ашсын! Балаларга нинди исем кушар идегез?

- Иң мөһиме: сау-сәламәт тусыннар. Әтиләре Иванов Иван булгач, чатлап торган чын татар исеме кушып булмас. Күз күрер әле. Шунысын төгәл әйтә алам: бу уңайдан берәүне дә тыңламыйча, бары икебез генә карар кылачакбыз.

- Тагын конкурска әйләнеп кайтыйк әле. Бу конкурс соңгысы булмас, киләчәктә республика данын яклап әле бик күп җирләрдә чыгыш ясарсың, дип ышанам. Соңгы турда кәләшләр этник стильдәге туй күлмәге белән чыгыш ясадылар. Син татар милли киеменнән идең. Керәшен кешесе белән язмышыңны бәйләгәч, ке-рәшеннәр хәзер сиңа чит түгел. Россия яки чит ил сәхнәләрендә керәшен этник киеменнән чыгып, шундый халык бар икәнлеген танытыр идеңме?

- Мин керәшен халкының культурасын, тарихын начар беләм. Шуңа күрә башта барысын да ныклап өйрәнәсем, кием элементларының ничек аталуы, кай очракта киелүе турында төгәл беләсем килә. Шул чагында рәхәтләнеп алынырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Бриллиантовая невеста России 2012 Гузель Иванова модель Калининград Калининградская область