Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Виталий Агаповны керәшеннәрнең үз телендә сөйләшмәве борчый

Чаллы керәшеннәре оешмасы рәисе Виталий Агапов керәшеннәрнең үз телендә сөйләшмәвенә борчылуын әйтте

Бу хакта ул 13 апрель көнне узган керәшен яшьләренең IV форумында пленар утырышта ясаган чыгышында белдерде.

“Чаллыда 1991 елда беренчеләрдән булып оештык. Мине керәшеннәрнең керәшенчә сөйләшмәве борчый. Мин алга таба мондый форумнарда бер көнне чыгыш ясаучыларның керәшенчә генә сөйләвен тәкъдим итәм, юкса төшеп калабыз Россия халыклары арасыннан. Берәр көнне туган телгә багышларга тәкъдим итәм, ул татар теленә охшаш, әмма бөтенләй үк түгел”, - диде Виталий Агапов.

Ул, шулай ук, Казанда керәшеннәрнең яшьләр канаты оешмасы булмавын, Чаллыда ул беренчеләрдән булып оешканын искәртте. “Казанда форум узып, “Бәрәкәт” барлыкка килгәннән соң, Чаллы керәшен яшьләре оешмасы пәйда булды. “Вконтакте” челтәрендә дә төркем бар”, - диде.

Агапов шәһәрләрдә керәшеннәр белән эшләү җиңел булмавын билгеләп узды. “Шәһәр шартларында керәшен яшьләрен җыю җиңел түгел. Яшьләр күбрәк күңел ачу чараларын көтә, әмма мин сезне киләчәктә бәйрәмнәргә генә түгел, безнең тамырларга карарга омтылуыгызны телим. Без белергә тиеш: Иван Грозный, әллә Петр беренче чукындырганмы, я элек-электән шулай килгән – мәҗүсилектән христианчылыкка күчкәнбезме... Без керәшен авылларынан яшьләрне бөртекләп җыябыз. 200 гә якын яшь кешене тупладык. Бөтен республика буенча яшьләр юнәлешен үстерергә кирәк, чөнки күпме генә җырлап йөрсәк тә, яшьләр килмәсә, безнең эшнең бәһасе чүп”, - диде Виталий Агапов.

“Татар-информ” МА, Гөлнар Гарифуллина

Фото: Александр Эшкинин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев