Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Данил Мостафин керәшен яшьләренең аеруча актив булуын үрнәк итеп куйды

Казанда ачылган керәшен яшьләренең IV форумында яшьләрнең аеруча активлыгы билгеләп үтелде.

Петровский бистәсендә “Регина” отелендә пленар утырышта 100 делегат катнашты. Форумда катнашу өчен барлыгы 200 артык гариза килгән булган, шулардан 100 делегат сайланып алынган. Форумга Татарстан шәһәр-районнарыннан, Удмуртия, Чабаксар, Чиләбе, Киров өлкәләреннән керәшен яшьләре вәкилләре җыелган. Форум Россия Президентының грантлар Фонды ярдәмендә уздырыла. 

Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментның милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин форумның әһәмияте зур булуын билгеләп узды.

Аның әйтүенчә, республикабызның киләчәге турында сүз алып барганда, халыкларның гореф-гадәтләре, традицияләре белән бәйле чаралар әһәмияткә ия. “Керәшен яшьләре аеруча актив, бу - күренеп тора. Бу - “Айбагыр” лагере, “Туганайлар” газетасы эшчәнлегендә дә чагылыш таба. Бүген иң актуаль мәсьәләләрнең берсе – милли йолалар, гореф-гадәтләрне яңарту, аларны алдагы буыннарга тапшыру турында уйлану. Глобальләшү шартларында күбрәк туган телгә, традицияләр үсешенә игътибар итәргә кирәк. Керәшеннәр традицияләргә аеруча бай. Бу - үзенчәлекле пласт, өйрәнәсе әйберләр күп әле. Форум кысаларында да бу сораулар чагылыш табарга тиеш. Оештыручылар күп көч куйган, шуңа күрә бу программаны үзләштереп, яхшы гына уңышларга ирешеп, алга таба куелган планнарга ирешергә язсын”, - дигән теләкләрен җиткерде Данил Мостафин.

Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов төрле халыкларның үз язмышын, үзенә кагылышлы ниндидер мәсьәләләрне хәл итүе яхшы күренеш булуын билгеләп үтте. Ул 2018 елда удмуртлар, мариларның бөтенсоюз съездларына 100 ел тулуын шәрехләп узды. “Миңа республикада керәшеннәр хәрәкәтенең үз-үзен тәэмин итә алырдай, мөстәкыйль хәрәкәт булуы ошый. Алар финанслау мәсьәләсендә дә җитди хәрәкәт, куәтле “Бәрмәнчек” ансамбле бар... Шулай дәвам итәргә язсын!” – дип белдерде Ирек Шәрипов.

Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының идарә рәисе Иван Егоров “Бәрәкәт” яшьләр бүлегенең нәтиҗәле эшенә тукталды. “Бәрәкәт”тә талантлы яшьләр төрле семинар, конкурсларда үз уңышлары белән сөендерә. Без күп кенә яшьләр проектлары барлыкка килү шаһитлары булдык. Бу яшьләр үзләрен республикада гына түгел, республикадан читтә дә таныта. Моңа дәлил булып, безнең яшьләр оешмасы Россия Президенты фондыннан федераль грант отты. Хәзер тарихи һәм мәдәни мирасны саклау бурычы тора. Форумда шушы әһәмиятле сорауларны күтәрергә туры киләчәк. Без бүген шактый катлаулы чорда яшибез, республиканың тынычлыгы, иминлеге безнең бердәмлектән тора. Форум яңа багланышларга этәрер дип өметләнәбез”, - дип мөрәҗәгать итте республика керәшеннәре оешмасы башлыгы Иван Егоров.

Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров керәшен яшьләренең активлыгы Яшьләр ассамблеясе эшендә дә чагылыш табуын билгеләп үтте. “Алар белән без милләтара аралашуны булдырабыз. Яшь лидерларның казанышы шул: алар керәшеннәр турында объектив мәгълүмат җиткерә белделәр. Башка милләт вәкилләре хәзер керәшеннәр турында күп белә, аларны хөрмәт итә”, - диде Тимур Кадыйров.

“Бәрмәнчек” керәшеннәрнең дәүләт фольклор музыкасы ансамбле директоры, Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе Артур Поляков “Туым Җондозы” керәшен җыры бәйгесенә тукталды. Фестивальнең абруе күтәрелгәнен, аның керәшеннәрнең этник музыкасын танытуга, халык көйләрен җырлау белән мавыгучы яшьләрне ачыклауга, халыкчан җырлар буенча махсуслашырга теләгән коллективларны үстерүгә юнәлдерелгәнен билгеләп узды. “Соңгы 3 елда 2 меңгә якын кеше катнашты. 525 егет һәм кыз фестиваль лауреатлары булды. Конкурста катнашучылар үз төбәкләренең йолаларын да өйрәнәләр. Соңгы елларда Геннадий Макаров эше нәтиҗәсендә, керәшеннәрнең уен кораллары культурасы торгызыла башлады. 2016 елда бәйгедә беренче тапкыр гөслә яңгырады. Елдан-ел катнашучылар саны арта, географиясе киңәя”, - диде Артур Поляков. Ул фестивальнең сайлап алу турларын соңгы ун елда Мамадыш, Питрәч, Кайбыч, Тукай, Алабуга, Балык Бистәсе, Балтач, Кукмара, Чистай районнарында, Зәй, Чаллы шәһәрләре кабул иткәнен әйтте. Элекке конкурсантларның хәзер үзләре ансамбль җитәкчеләренә әверелгәнен горурлык белән билгеләп узды.

Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге эше буенча аның җитәкчесе Алиса Спиридонова хисап тотты.

Гөлнар Гарифуллина, "Татар-информ" МА

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев