Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Чиләбедән килгән нагайбәк керәшене үзләрендә яшьләрнең татарча сөйләшмәвенә борчылу белдерде

Чиләбедән килгән нагайбәк керәшене Николай Юскин “Татар-информ” хәбәрчесенә татар теле проблемасының Чиләбедә Казанга караганда зуррак булуын белдерде.

Керәшен яшьләренең IV форумы Россия Президентының грантлар Фонды ярдәмендә уздырыла. 

“Нагайбәкләр тарихына булган кызыксыну балачактан килә, дип уйлыйм. Үз милләтемнең мәдәниятен яратам. Кызганыч, безнең яшьләр туган телдә сөйләшми. Казанда әле мин таң калдым. Биредә олысы да, кечесе дә үз телендә сөйләшә", - диде ул.

Чиләбе өлкәсендә керәшеннәрнең үзенең берләшмәсе җитми, дип саный ул. Хәзерге вакытта Николай Юскин IV Керәшен яшьләре форумында катнаша. Форумнан ул нәкъ менә шул берләшмәне төзү өчен илһамланып кайтырга тели.

Алмаз Шиһабетдинов, "Татар-информ" МА

Фото: Алмаз Шиһабетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев