Туганайлар

Туган авылларын кайгыртып

Табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан, берничә гасырлык тарихы булган Чурабатыр - Нурлат районында керәшеннәр яши торган бердәнбер авыл.

Тарихчылар аңа нигез салуны Иван Грозный явы белән бәйләп аңлаталар. Авыл кайчандыр гөрләп торган: эшчән крестьяннар иген игеп, терлек асрап, гаилә саен унар бала үстереп, мул тормышта яшәгәннәр. Тик Бөек Ватан сугышы бу авылдан киткән ир-егетләрнең 91енең гомерен тартып алган. Авылның киләчәгенә бу сугыш та үз йогынтысын ясамый калмаган, билгеле.
Кызганычка каршы, кайчандыр тулы тормыш белән яшәгән авыл бүген сүнеп бара. Анда хәзер нибары 34 йорт кына исәпләнә. Эшсезлек, социаль объектлар булмау яшәү дәрте ташып торган яшьләрне авылдан китәргә мәҗбүр иткән. Бүген Чурабатырда мәктәп яшендәге бер генә бала яши, ул Колбай Мораса урта мәктәбенә йөреп укый. Чынлыкта, төп нигезләрен ташлап китәргә теләмәгән карт-корыдан кала, авылда кешеләр юк та диярлек.
Мөгаен, авылны хәзер керәшен-нәргә генә хас көчле дуслык-туганлык хисләре генә яшәтәдер дә. Чурабатырда туып-үсеп, үз тырышлыклары белән күпкә ирешкән якташлар, авыл сулышын өзмәс өчен, бөтен көчләрен куялар. Авыл бөтенлеген, этник гореф-гадәтләрне саклау - аларның төп максаты. Ел саен илнең төрле почмакларына таралышкан авылдашларын җыеп, Торыйсынны (Яфрак бәйрәме) уздыру - шуның ачык мисалы. Бу уңайдан Алексей Зайцевны билгеләп үтәсе килә. Ул 1952 елда Чурабатырда туып, Яңа Әмзә сигезьеллык, аннан Яңа Әлмәт мәктәпләрен тәмамлаган. 1970-72 елларда армия сафларында хезмәт иткәннән соң, Казан дәүләт университетының юридик факультетында укыган. Казан шәһәрендә үз һөнәре буенча җаваплы эшләрдә эшләгән. Дәрәҗәсе, яшәү шартлары никадәр югары булмасын, кендек каны тамган туган авылы язмышына битараф түгел ул. Күптән түгел авыл зиратын төзекләндереп, коймаларын өр-яңадан тоттырды. Аннан Казандагы бердәнбер керәшен чиркәвеннән (Храм Тихвинский Иконы Божьей Матери) протоиерий отец Павелны алып кайтып, зиратта келәү иткән. Моның өчен аңа үлеләр генә түгел, исән авылдашлары да рәхмәтле булгандыр.
Дөресен генә әйткәндә, авылдашлары гына түгел, гомере буе ут күрше булып яшәгән Яңа Әмзә, Иске Әлмәт халкы да, Әмзә авыл җирлеге башкарма комитеты да рәхмәтле аңарга. Туган авылын, халкын яратып, кайгыртып яшәгән уллар булганда, Чурабатыр авылы да әле яшәр, дип өметләнәсе килә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: