Туганайлар

КАМА ЕЛГАСЫН КИЧЕП

Түбән Камадан көньяк-көнбатышка таба 40 чакрымда, Кама Аланына илтә торган юл буенда Нариман авылы урнашкан. Аның тарихы чагыштырмача зур түгел - тугыз дистә елга да тулмаган. Шулай булса да, нариманлыларның башкаларга үрнәк итеп куярлык үз йөзләре, күркәм эшләре, гыйбрәт алырлык үткәннәре бар.

Авылның үз йөзе

Нариман авылы табигатьнең бик матур почмагына - урман куенына урнашкан. Авыл озын булып сузылган үзәк урамнан һәм 80 нче елларда бер-берләренә охшатып салынган йортлар тезелгән урамнан тора. Үзәк урамның бер башы Александр чишмәсенә, икенчесе Кама Аланына илтүче олы юлга килеп тоташа. Авылдан кояш баешына таба Камчат урманы җәелеп ята. Нариманда йортлар, каралты-куралар төзек, урамнар җәен һәм кышын гына түгел, язын һәм көзен дә чиста. Авыл буйлап барганда, бер өйнең дә турында төзелеш материалы, ком өемнәре күрмисең. Ә бит һәр хуҗалыкта яңарту, төзү эшләре барганлыгын абайлап була. Монда ава башлаган иске коймаларны да очратмыйсың. Бу - җирле үзидарәнең яхшы эшләве, хуҗалыкларны тиешле дәрәҗәдә контрольдә тотуы дигән сүз. Хәер, контрольдә тоту дип әйтү дөрес үк булмас. Нариманда хуҗалыклар шушы тәртипкә өйрәтелгән. Капка төпләрендә кыйммәтле җиңел машиналар гына түгел, йөк машиналары һәм тракторлар да байтак. Яңа төзелгән мәктәп бинасы, кибет, клуб, чиркәү - болар барысы да авылда тормышның көйле генә дәвам итүе турында сөйли. Авыл күренешен нихәтле генә мактасаң да, бу әле Нариманның төп байлыгы түгел. Авылның иң зур байлыгы - аның кешеләре. Кайсы гына йортка кереп, кемгә генә сүз катма - барысы да ачык чырай белән каршы ала, кунакчыллыгын, юмартлыгын күрсәтә. Киң күңелле, җор телле булулары өстенә, карап торуга да бик чибәр, сөйкемле халык нариманлылар. Телләре дә йомшак, сөйләмнәре җырлап тора. Кама аръягы керәшеннәреннән шактый аерыла торган бу халык каян килеп урнашкан? Аларның нәсел-ыру тамырлары кемнәргә барып тоташа?

Колышчыдан - Нариманга

Октябрь революциясенә ка-дәр бу җирләргә Нератов фамилияле алпавыт хуҗа булган. Аның управляющие Поповка авылында яшәгән. Алпавыт биләмәләренә күз-колак булып тору өчен, урман буендагы чишмәле-инешле калкурак җиргә таш йорт салып куялар. Революция елларында алпавытлар усадьбаларын, җирләрен ташлап качалар.

Мамадыш районындагы Берсут елгасы буенда Казан ханлыгы чорында ук нигез салынган Колышчы дигән авыл бар. Мамадыштан көнбатышка таба 50 чакрымда урнашкан бу авылда керәшеннәр яши. Ил өстенә килгән чуалышлар, корылык һәм ачлык хәсрәтләре Колышчы халкы җилкәсенә дә төшә. Биредәге уңдырышсыз, комлы туфракта игенчене куандырырлык уңыш үсми. Крестьяннар кара туфраклы уңдырышлы җирләр турында хыялланалар. Иң булган, иң тырыш һәм тормыш көтәргә атлыгып торучы ир-атлар, киңәшләшеп, Казанга Наркомземга барырга, дигән уртак фикергә киләләр. Халык комиссариатында аларның гозерләрен кире какмыйлар. Ул елларда алпавытлардан калган буш басу-кырлар шактый була. Колышчы "ходокларына" Кама аръягына чыгып, Иске Чишмә, Ширәмәт авыллары тирәсендәге җирләрне карап кайтырга киңәш бирәләр. Җәйнең матур бер иртәсендә иң үткен һәм кыю ир-егетләрдән торган бер төркем юлга кузгала. Аларның җитәкчеләре Иван Яковлевич Нас-тин дигән кеше була. Яңа җиргә беренче булып Шалафаев, Чурин, Терентьев, Зимин фамилияле кешеләр килеп урнаша. Өлкәннәр сөйләвенә караганда, Каманы көймәләргә утырып кичәләр. Ә атларны елга аша йөздереп чыгалар. Күченгән елларны Каманы кичеп, туган авыллары Колышчыга кире кайтып киткән атлар да була. Туган җирдә калган якыннарын сагыныпмы, Колышчы өчен җирсепме, бер төркем атлар яз көне су ташып аккан вакытта Камага таба кузгалалар. Бозларга бәрелә-бәрелә, елганы аркылы кичәләр, тик каршы як текә була. Хәлләре бетеп, бата башлагач, аларны шул тирәдә балык тотып йөрүчеләр коткара. Кешеләргә генә түгел, малкайларга да туган туфрактан аерылу әнә шулай читен була.

1925 елда ТАССРның Чистай контоны Иске Чишмә волостенда Нариманов исемендәге поселок оешу һәм андагы 40 хуҗалыкка 642,17 дисәтинә җир бүлеп бирелү турында рәсми язу теркәлә. Башта землянкалар казып яшиләр. 1925 елның көзендә үк иң беренче хуҗалыклар җирләрен эшкәртеп, арыш чәчәләр. Кыш көне Колышчыдан Кама аша атлар белән буралык агач һәм өйләрен сүтеп ташып, җәйгә беренче йортларны күтәрәләр. Яңа салынган авылга исемне үзәктән бирәләр. 20 гасыр башында яшәп иҗат иткән әзербайҗан язучысы Кербелай Нариманов хөрмәтенә ул Нариман дип йөртелә башлый. Авылга нигез салучылар үз исемнәрен куярга теләсәләр дә, аларның сүзен ишетүче булмый. Нариманга күчеп килүчеләр арасында иң беренче туй 1927 елда үткәрелә. Василий Павловичның улы Дмитрий Павлов, Прасковья Макаровага өйләнеп, нәсел тамырын ныгыта. Шушы тамырдан үрелгән нәсел-ыру чылбырын үстерүчеләр булып, аларның балалары Афанасий, Елизавета, Иван һәм Петр, бер-бер артлы шушы туфракта күтәреләләр. Петр Дмитриевич бу тирәдә атаклы "Прикамский" совхозы директоры була. Ул идарә иткән елларда авыл кешеләре уч тутырып акча ала, йорт-җир яңарта, мал-туарын ишәйтә. Аның гомере фаҗигале рәвештә өзелгәннән соң да, Павловлар нәселеннән чыккан кешеләр Нариман авылын үстерүгә, баетуга, халыкның тормыш хәлен яхшыртуга зур өлеш кертәләр.

Сикәлтәле елларда - сикәлтәле юллардан

1931 ел. Апрель азаклары. Яз ул елны иртәрәк килә. Халык чәчүдә. Бер мәлне бөтен басуны яңгыратып, "янабыз!" дигән ачы тавыш ишетелә. Күз ачып-йомган арада, авыл өстен ут ялкыны чорнап ала. Кырдагы кешеләр йөгерешеп кайтканда, 37 хуҗалыкның 25-е кара күмергә калган була. Ут тимәгәннәр соңгы сыныклары белән уртаклаша, йортсыз-җирсез калучыларны сыендыра. Бер төркем кеше, мондагы тормышка кул селтәп, читкә чыгып китә. Аларның авыл-ны ташлаулары хуҗалыкларын яңадан торгызасы килмәүдән генә булмый. Белүебезчә, ул елларда илдә коллективизация чоры башлана. Бар мөлкәтне көчләп кушу, җитештерелгән уңышны эшләүчеләр санына карап түгел, ә җан башыннан бүләргә омтылыш крестьяннарга ошамый. Янгыннан соң мал-туарын, атларын сатып, чит җирләргә бәхет эзләп чыгып китүчеләрне илдәге әнә шул үзгәрешләр сагайткандыр да инде. Күчеп китүчеләрнең күпчелеге бу җирләрдә беренче нигезләрне корган кешеләр була.

Киткәннәр китеп бара, иген игеп көн күрүне төп кәсеп итеп сайлаучылар торып кала. Ә бераздан "Нариман" колхозы оеша. Үзләренең уңдырышлы җирләрен совхозга калдырып, өр-яңадан ташландык чирәм җирләрне эшкәртергә туры килә аларга. 1932-33 елларда игеннәр каерылып уңа. Нариманлыларга хезмәт көненә яртышар пот исәбеннән икмәк бирелә. Колхоз ашлык склады, ат абзарлары салдыра. Эш атлары белән беррәттән, нәселле атлар үрчетә башлыйлар. 1932 елда башлангыч мәктәп ачыла, анда 19 бала укый башлый. Сугыш алды еллары чагыштырмача тук һәм мул тормышлы була.

30 нчы еллардагы тагын бер вакыйганы онытмый Нариман халкы. 1938 елның кышкы иртәсе була ул. Авыл ниндидер бәйрәм тантанасы кичерә. Капка төпләрендә дугаларына кыңгыраулар, чуклар, шөлдерләр тагып бизәлгән җигүле атлар күренә. Башка вакыттагыдан ыспайрак итеп киенгән ир-җегетләр атлар тирәсендә булыша. Бәйрәмчә ясанып-бизәнеп чыккан җиңгиләрнең, түтиләрнең, бала-чагаларның ат чаналарына чыгып утыруы була - моңарчы түземсезләнеп торган атлар шундук кузгалып юырта башлыйлар. Ул атлар алда торган юлның да, бу көннең дә хуҗалары өчен никадәр әһәмиятле икәнен аңлыйлар, диярсең. Бер-бер арт-лы тезелешкән унике җигүле атның, кыр капкасын үтеп, кышкы юлдан күмелүен авыл халкы, эчтән иманнар укып, озатып кала. Әнә шулай нариманлылар, беренче тапкыр күмәкләшеп, Колышчыга кунакка баралар. Сөенечле генә түгел, ә Колышчыдагы туган-тумача, кардәш-ыру алдында үзенә күрә сынау тоту сыман җаваплы көн була ул. Беренче тапкыр аларны җибәрергә теләмәүчеләр дә, чит җирдә тамыр җәя алуларына шикләнеп караучылар да, үчегүчеләр дә җитәрлек була. Алар киткән чакта, авылдашлары хәтта шундый ямьсез җыр да чыгаралар:

"Колышчылар читкә китте,

Баербыз, дип, мактанып,

Ул киткәннәр кире кайтыр

Бетле атка атланып", - дип җырлыйлар.

Ә нариманлылар сынатмый. Елкылдап торган айгырлар җигеп, гармуннар уйнатып, җырулар җырлап килеп керәләр алар Колышчыга. Туган-тумача, кардәш-ыру белән очрашу, шатлык-сөенечтән кочаклашып елашуның иге-чиге булмый. Нариманлыларны зурлап, өйдән-өйгә йөртәләр. Аларның шундый матур тормыш корып, күңелле итеп яши белүләренә куанып бетә алмыйлар.

Шушындый куанычлы вакытларны бөтенләйгә бетерергә теләп, илгә сугыш килә. Сугыш китергән ачы кайгы-хәсрәт сөременнән нариманлылар да өлешсез калмый. Тормыш дилбегәсе, буыннары әле ныгырга өлгермәгән, балавыздай сыек, яшь малайлар кулына күчә. Атларның җегәрлеләрен сугышка алалар, аксак-туксаклары гына колхоз утарында кала. 1943 елда алары да минингит белән чирләп кырылып бетәләр. 7-8 кеше бергә җигелеп, сука тартып, җир сукалыйлар, чәчү чәчәләр. Бәрәңге җирләрен дә шулай эшкәртәләр... Нихәтле генә авыр булмасын - барыбер исән калалар, җиңү көнен якынайту өчен, кулларыннан килгәнне дә, ә кайчакта көчләре җитмәгәнен дә эшлиләр. Җиңү турындагы шатлыклы хәбәр ятим тәннәргә өмет, ышаныч өсти.

Олы һәм кече Павловлар

Бүгенге Нариман турында язарга алынып та, язмабызда авылның үткәненә киң урын бирдек. Ни өчен? Йөрәк әрнегәнгә, авылда бүгенге бу төзек бай тормышны дәвам итәрлек яшьләр калмаганга ачынып язылды әлеге юллар. Әби-бабайлар нинди авырлыкларны җиңеп, япа кырга күчеп, авыл кадәр авыл төзегәннәр. Чирәм җирләрне җырткалап, иген басулары булдырганнар. Крестьян җилкәсенә төшә торган котчыккыч налог-лар заманнарын, сугыш чорын да үтеп исән калганнар. Колышчыдан алып килгән гадәт-йолаларны, бәйрәмнәрне дә югалтмыйча, балаларына биреп калдырырлык итеп саклаганнар. Сиксәненче-туксанынчы елларда яшәүчеләргә боларның берсе дә кирәк булмый - яшьләр Түбән Кама, Кама Аланы шәһәрләренә китеп бетә. Авылда өлкәннәр генә кала. Өр-яңа мәктәп бинасы ятим килеш утырып тора. Балалары булмагач, мәктәп бинасыннан гына ни файда?!

Үзгәртеп кору елларында үз предприятиесен оештырып, аннан шактый тернәкләнеп киткән "Камстройпроект" җәмгыятен җитәкләүче, соңыннан Ширәмәт авыл җирлеге белән идарә итүче (Нариман авылы шул җирлеккә карый) Александр Афанасьевич Павловка бик рәхмәтле нариманлылар. Аны авылдашларының иртәгесе көнгә өметләрен, ышанычларын саклап калучы дияргә була. Туган авылын төзекләндерүгә зур өлеш кертә ул. Чиркәү, мәктәп, кибет, клуб биналарын җиткерә. Совхозның төзелеп бетмәгән ташландык биналарын ахыргача төзеп, шунда "Саддин-агро" фирмасының базасын урнаштыра. Авыл ягыннан 185 гектар җир алып, игенчелек белән шөгыльләнә башлый - авылдашларын эшле итә. Бүгенге көндә Александр Афанасьевич Павлов Кама Аланы шәһәренең башлыгы. Берничә авылны гына түгел, тулы бер шәһәрне кайгыртып яши ул. Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкаруны туганнан туган энесе - Дмитрий Иванович Павловка тапшырып киткән. Авылның бүгенгесе һәм киләчәге - ышанычлы кешеләрдә - Нариманда беренче туйны үткәргән, беренче баланы дөньяга китергән Павловлар нәселендә. Сүз дә юк, авыл җирлеге башлыгының эше - җырып чыккысыз. Тегендә су торбасы тишелгән, монда юл беткән, карыйсың - өлкәннәр көне килеп терәлгән, ул да түгел - авылның престол бәйрәмнәре җиткән. Нариманда бәйрәмнәрне өстән-өстән генә түгел, җиренә җиткереп, олылап үткәрәләр. Кунак-төшеме күп була, чыгымнары да шактыйга җыела. Налог-лардан кергән акча бәйрәмгә түгел, хуҗалыкка китә торган чыгымнарны капларга да җитми. Әле дә ярый, зур булмаса да, үз бизнеслары бар. Җитмәгәненә шуннан кергән үз акчаларын тоталар. Авылны карап тору - Павловларның яшьләре кулында булса, чиркәү, батюшка йорты, Александр чишмәсе кебек изге урыннарны кайгыртуны өлкән Афанасий Дмитриевич һәм Иван Дмитриевич Павловлар үз өсләренә алганнар. Җылылык өчен дә, уты өчен дә үзләре түләп, җыештырып-юыштырып торалар. Батюшка киткәннән соң, чиркәүдә бәйрәм һәм ял көннәрендә службаны да үзләре алып баралар. Чиркәүгә йөрүче 5-6 хатын-кыз да - аларның якыннары. Нариман авылын төрле хәтәрләрдән саклау-чы изге пәрештәләр булып, илгә-көнгә якты теләк итеп, киләчәккә өмет белән карап яши Павловлар. Җирлек башлыгы Дмитрий Павлов башында йөрткән уй-хыяллары белән дә уртаклашты. Авыл башына павильоннар төзетеп, шунда авылдашларына сәүдә нокталары ачмакчы ул. Нариман аша төп трасса үтә. Нариманлылар үстергән яшелчә, җиләк-җимешне, ит-сөт продукциясен юлчылар рәхәтләнеп алырлар. Эшләр алайга китсә, шәһәрләргә чыгып киткән яшьләр дә кире кайтыр, авыл яшәрер, дип өметләнә башлык. Шулай була күрсен. Җир йөзеннән тагын бер керәшен авылы юкка чыкмасын иде. Дача булып кына калган авыл авылмыни ул? Нариманны шундый язмыш сагаламасын берүк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: