Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Фермер Чуриннар җирне сөрмичә эшкәртеп, зур уңыш ала - видео

Республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасының Чистай бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Иван Чуринның туган авылы Югары Кондратага барып кайттык

Яңача алымнар белән

Озак еллар Чистай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы булып эшләгәннән соң, Иван Петрович бүгенге көндә – лаеклы ялда. Югары Кондрата авылының тоткасы ул. Биредә аның улы Пётрның үз җирләре һәм фермасы бар. Иван Чурин улына ныклы терәк, яхшы киңәшче. Алар бергәләп чәчәләр, уралар, ит, сөт җитештерәләр. Иван Петрович – Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.   

Чуриннар – үрнәк семья. Газетабызның август санында Светлана һәм Иван Чуриннарның Казан Кремленә, Президент янына тантанага барулары турында да язган идек. Авылларына баргач, йорт-җирләрен, фермаларын карап уздык.

Алдагы көнне генә алар Даниядән 34 баш буаз таналар кайтартканнар. “Бүгенге көндә 70ләп савым сыерыбыз бар. Озакламый, таналар да бозаулагач, савым сыерлары 120гә җитәчәк. Алга таба планнар – 200ләп сыердан сөт саву.  Дания сыерлары генофонд ягыннан яхшырак. Үзебезнекеләрдән сыер башына елына 10 тонна сөт алсак, Даниядән кайтканнарыннан 12-13 тонна сөт сатарбыз”, – дип планлаштырабыз, дип сөйләде Иван Петрович.

Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә дәүләтнең ярдәме зур, дип исәпли алар. Бүгенге көндә 750 гектар тәшкил иткән җирләрен, алга таба 1500-2000 гектарга җиткерергә уйлыйлар. “Техникалар көчле, кырларны сөрмибез, яңа технология белән эшкәртәбез”, - ди ул.  Яңа төр чәчкеч янында тукталып, аның үзенчәлеге турында да аңлатты (видео карагыз).

“Басулар калкулыклы (уклон), эррозия көчле, сөрүнең файдасы юк. Җәйләр дә коры килә, җир ярылып китеп, дым катламы югала. Сөрмәгәч, җир дә ярылмый, дым да очмый, туфракта кала. Чәчү технологиясенә килгәндә, басуның өлгергән уңышын җыеп алгач, җирне сөрмибез. Бары тик көздән чүп үләннәре үтерелә, ә язын инде шул җиргә турыдан-туры орлык чәчелә. Аның махсус техникасы бар”, - дип, классик методны яңа төрле ысулга үзгәртергә кирәклеге турында сөйләде Иван Петрович.

Үз матурлыгы, үзенчәлеге

Югары Кондрата авылына 1600 елларда Кондрат дигән кеше нигез салган дигән мәгълүмат бар. Хәзерге көндә авылда 4-5 Кондратьевлар фамилияле 4-5 гаилә яши икән. 75ләп хуҗалыкта 280ләп кеше исәпләнә. Тугызьеллык мәктәпләрендә быел беренче һәм бишенче классларда укучылар юк. Клублары мәктәпнең спортзалында урнашкан. Югары Кондратаның бер зур үзенчәлеге зур бакчаларда бәрәңгенең аз утыртылуы, дияр идем. Кайбер якларда икешәр, өчәр бакча утырталар бит бәрәңгене. Биредә исә, 3-4 сутый җирдә бәрәңге булса, калганына мал чөгендере, кабак, печән чәчәләр икән. Шулай ук, йортлар янында түкләп өеп куелган печәннәр дә күп. Кайбер яклардагы кебек, биек печән лапаслары  юк икән биредә. Һәр авылның – үз матурлыгы, үзенчәлеге.

Авыл уртасында – Алла Анасы Изге кыз Мария иконасы чиркәве тора. 1997 елда председатель Иван Чалмаев тырышлыгы белән төзелгән ул. Аңа кадәр авыл халкы чиркәүгә Түбән Кондратага йөргән. Авылда иман йорты ачкач, озак та тормый, Иван Чалмаевның 50 яшендә йөрәк белән үлеп килүе, авыл халкы өчен көтелмәгән зур кайгы була.

Авылларны саклап калу хәзерге заманда бик авыр. Чуриннарның гаилә эше дә Югары Кондратага әле көч һәм дәрт өстәп торыр. 

Авылдан фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев