Село-Чура авылы халкы бердәм булып, туган җирләрен ямьләндерү максатында зур өмә үткәргән.
Бу чарада авылның барлык актив кешеләре көче белән чишмәләр, изге купель тирә-ягы җыештырылган.
«Чишмә чыганагы чистарттык, чүп-чардан арындырдык, агачлар-куаклар тирәсен чаптык. Бердәмлек һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсендә изге урыннарыбыз тагын да матурланды. Авылыбызның һәр кешесе — яше дә, карты да бу изге эштән читтә калмады. Чишмәбезнең яңарып, ямьләнеп китүен күргәч, һәркемнең күңелендә горурлык хисе уянды. Киләчәктә дә шундый эшләрне ешрак оештырып, авылыбызны тагын да матуррак итәргә тырышырбыз», — ди өмәдә катнашучылар.
Фотолар Село-Чура мәдәният йортыннан
Нет комментариев