Авылга ямь кертүчеләр

Тукай районындагы "Касакин" крестьян-фермер хуҗалыгында берничә пар Җәйләү кешесе эшли. Хуҗалык җитәкчесе, үзенә каядыр китәргә кирәк булса, эшләрен шуларга калдырып, тыныч күңел белән китә ала. Шундый ышанычлы парларның берсе - Артемьевлар семьясы.
Гаилә башлыгы Вячеслав Җәйләү авылында туган, хатыны Роза - Кабан-Бастрыктан. "Авылдан читтә яшәүне күз алдына да китермибез", - дисәләр дә, алар да берничә ел элек "зимагурлыкта" булып алалар. Армия хезмәтеннән соң, Вячеслав Чаллыда участковый милиционер булып эшли. Бала һәм яшүсмер чорын әтисе белән умарталыкта үткәргән егет, кортларын сагынуга түзә алмыйча, Чаллыны ташлап, бөтенләйгә Җәйләвенә кайта. Йөргән кызы Роза да авыл тормышына каршы булмый. Вячеславның кайсы эшкә тотынса да, булдыра алачагына ышана ул. Әтиләре эшләгән "Чулпан" хуҗалыгы умарталыгына урнашалар (әтиләре үлеп китә). Колхоз таралып, умарталык бетерелгәч, "Касакин" хуҗалыгына күчәләр. Умарта кортлары бал табу өчен ничек тырышса, аларны караучыларга кортлардан да болайрак тырышырга туры килә. "Яратып, күңел биреп эшлибез, шуңа да авырлыгын сизмибез", - диләр алар, икесе бер сүздә булып.
Җәен чүнниктә булсалар, калган вакытта фермада эшлиләр. Дөресрәге, кайда аларның хезмәте кирәк, шунда чыгалар. Вячеславның кулы белмәгән эш юк: тегермән дә тарта, молочный агрегатны да көйли, чәчү техникасын да ремонтлый.
Артемьевлар - хәзерге вакытта Җәйләү авылындагы бердәнбер күп балалы семья. Аларда дүрт бала үсеп килә. Тәрбиягә алынган түгел - бары да үзләренеке. "Дүрт бала күпмени ул? Әнә өчесе инде Борды мәктәбенә укырга йөри. Өйдә берәү генә кала. Өеңдә бала-чага тавышы гөрләп тормаса, яшәүнең ни кызыгы бар?", - ди әти кеше. Розасы да бу сүзләр белән килешә. Соңгы вакытта пенсионерлар авылына әйләнеп барган Җәйләүгә ямь кертүчеләр алар. Әниләре Татый түти дә яшьләргә кулыннан килгәнчә ярдәм итә: хуҗалыкта да эшли, балаларны да үстерешә. Кемдер әллә кайдан эзләп йөргән бәхетне Артемьевлар туган авылларында тапканнар. Артык зурга өметләнмичә, булганына шөкер итеп, матур гына яшәп яталар. Бәхетнең еракта түгел, аяк астында гына икәнен алар әллә кайчан аңлаганнар инде.
-
22 февраль 2019 - 13:45Керәшен үзәгендә Яков Емельянов китабының презентациясе булды фото 21 февраль көнне Республика керәшен культурасы үзәгендә, Бөтендөнья туган тел көне уңаеннан, зур чара оештырылды6601
-
22 февраль 2019 - 11:37«День родного языка» отметили в Набережных Челнах В рамках Международного дня родного языка в Набережных Челнах прошёл городской фестиваль клубов любителей национальных культур «День родного языка»4100
-
22 февраль 2019 - 09:10В Елабужском районе сразятся за кубок имени Петра Захарова В селе Большой Шурняк Елабужского района пройдут соревнования по волейболу5200
-
21 февраль 2019 - 16:00Сегодня во всем мире отмечается день родного языка В связи с этим праздником в Князевском доме культуры посёлка Татарстан Тукаевского района организовали викторину «Знатоки родного языка» для детей, - сообщает Тамара Тузеева7300
-
21 февраль 2019 - 15:23Жизнь почти длиною в век 20 февраля 90-летний юбилей отметила долгожитель города Заинска Варвара Кузнецова, - сообщает Елена Маврина7002
-
21 февраль 2019 - 14:55Яңа конкурс: "Эх, чибәр кыз икән!" 8 март– Халыкара хатын-кызлар көне. Шушы бәйрәм уңаеннан, “Туганайлар” газетасының электрон сайтында матур затларга багышланган "Әх, чибәр кыз икән!" дигән конкурс игълан ителә22202
-
21 февраль 2019 - 14:35Рөстәм Миңнеханов: Путинның Юлламасында телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим ТР Президенты Лаеш район Советының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиясендә чыгыш ясады.36800
-
21 февраль 2019 - 14:10Накануне 23 февраля молодёжь Пестречинского района знакомится с атмосферой армейской жизни ФОТО В Пестречинском районе проходят соревнования, в котором участвует молодёжь допризывного возраста6300
-
21 февраль 2019 - 13:25«Ах, уж этот Валентин!» ФОТО 14 февраля в посёлке Татарстан провели праздничную дискотеку «Ах, уж этот Валентин!», посвящённую Дню святого Валентина, - сообщает Тамара Тузеева, сотрудник Князевского сельского дома культуры5400
-
21 февраль 2019 - 13:06“Балтырган” исемне кряшен фольклор тӧркӧмӧ жырлый видео Казан каласынын Атнакӧн шкулында “Балтырган” исемне кряшен фольклор тӧркӧмӧ9100
-
5 февраль 2019 - 13:44Чура авылы "Карендәшләр" фольклор ансамбле, Кукмара районы
-
22 февраль 2019 - 12:56Ватанга тугры җегетнең исеме билгеле булды“Ватангат тугры җегет кем ул” конкурсының онлайн-тавыш бирү этабы тәмаланды. 7 көн барышында сайтыбызда 10 егет өчен 4210 кеше тавыш бирде.18912
-
21 февраль 2019 - 14:35Рөстәм Миңнеханов: Путинның Юлламасында телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим ТР Президенты Лаеш район Советының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиясендә чыгыш ясады.36800
-
20 февраль 2019 - 14:05Казан үзәгендә "Зөләйха күзләрен ача" фильмы төшерелде фото Шушы көннәрдә Казанның үзәк урамнарында Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәре буенча төшерелүче тарихи фильмының масштаблы съёмкалары булып узды23003
-
21 февраль 2019 - 14:55Яңа конкурс: "Эх, чибәр кыз икән!" 8 март– Халыкара хатын-кызлар көне. Шушы бәйрәм уңаеннан, “Туганайлар” газетасының электрон сайтында матур затларга багышланган "Әх, чибәр кыз икән!" дигән конкурс игълан ителә22202
-
22 февраль 2019 - 12:56Ватанга тугры җегетнең исеме билгеле булды “Ватангат тугры җегет кем ул” конкурсының онлайн-тавыш бирү этабы тәмаланды. 7 көн барышында сайтыбызда 10 егет өчен 4210 кеше тавыш бирде.18912
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Email: tuganaylar@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика