Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Аулаш клублы булырмы?

Тукай районының Аулаш авылында яздан бирле булганым юк иде. Әле бу арада гына йомышым төшеп барып чыккач, аның үзгәрүенә шаккаттым.

Биредә җәй буена ихатасын карамаган, яңартмаган бер генә хуҗалык та калмагандыр. Кемдер өенә пристрой төзегән, веранда ясаган, мунчасын, каралты-курасын яңарткан. Җәй көне эшләп өлгермәгәннәрдән әле бүген дә кемдер түбә яба, кайсыдыр койма тота. Һәр йортның тирә-ягы җыештырылган, капка-коймалар буялган. Кайчан әле авыл урамы йөреп булмаслык саз-пычрак иде, анда бетон ташып, олы юл ясадылар. Шундый уңайлык тудырганы өчен район администрациясенә аулашлылар әле бүген дә рәхмәт укый. Авылда башлангыч мәктәп тә бар иде, балалар бетә, дип аны япканнар. Хәзер укучылар күрше Иштирәк авылы мәктәбенә йөри. Аулаштан ерак түгел генә чегәннәр авылы төзеделәр. Аннан балаларны Иштирәк мәктәбенә автобус йөртә, Аулашныкылар да шуңа утырып йөри. Авылда медпункт бар. Күптән түгел кибет тә эшли башлаган. Авыл кешесе әзгә дә риза бит ул. Менә шулай гомер итәр өчен бар нәрсә дә җитә кебек, ләкин кешенең эчке дөньясы да бар бит әле. Аңа да азык кирәк. Олы юлдан авылга кадәр асфальт юл керә. Авыл башында ук инде ун елга якын кайтучыларны стеналары төзелеп беткән бер бина каршы ала. Бу - Аулаш авылының булачак клубы. Ун елга якын җимерелмичә, булган әйберләрен урлап китүчеләргә рәнҗемәскә тырышып булса да, әле һаман клуб булырмын, яшьләрне җылы бүлмәләремдә биетермен, олыларга төрле концертлар күрсәтермен, дип хыялланып утыра, бахыр. Тик аның клуб булырга тиеш дигән миссия-сен җирле үзидарә советында да, район культура бүлегендә дә әллә кайчан сызып ташлаганнар бугай. Ә бит Аулаш зур гына керәшен авылы. Ни өчен әле аның кешеләре үз авыллары клубына барып концерт, театрлар карамаска, шул клубта эшләгән төрле түгәрәкләргә балалары йөрмәскә, авыл яшьләре рәхәтләнеп биредә биемәскә тиеш? Алар кемнән ким? Татарстан Президенты Указы нигезендә быел төрле район авылларында клублар төзелгәнен, ул программаның алдагы елларда да эшләячәген яхшы беләләр аулашлылар.
Президент Рөстәм Миңнехановның клубларны авылның зурлыгына, кирәклегенә карап төзергә кирәк, дигән сүзләре дә яхшы таныш аларга. Аулашлылар үзләре өчен зур дворецлар сорамый. Менә шушы 10 ел элек төзелә башлаган клубны төзеп бетереп, олыгайсалар да әле җыр-моң яратучы авылдашлар бергә җыелышып аралашырлык урын булсын иде, дип кенә өметләнәләр биредә. Ун ел эчендә авылның бер буын яшьләре клуб күрмичә, урам таптап, балалык, яшүсмер чорларын уздырган. Күбесе инде тормыш корып, үзләре әти-әни булган, балалар үстерә. Ул балалар да эстетик, рухи тәрбияне урамда алыр микәнни? Ә нигә нигезе салынган, стеналары өелгән, гомумән, ярты эше эшләнгән бинаны төзеп бетереп, авыл кешесенә бүләк итмәскә? Моңа Тукай районының гына көче җитә. Ә моның өчен теләк, һичшиксез, район җитәкчеләре бинаны үзләре барып карагач та туар, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл тормышы мәктәпләр