Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Үзләрен керәшен дип яздыртучылар кимегән

Россиядә халык санын алуның нәтиҗәләре үткән ел азагында билгеле булды.

Халык санын алуның нәтиҗәләре, ниһаять, билгеле булды. Россиядә 2002 һәм 2010 елларда җанисәп алу кампаниясе булып узды. Ә аның соңгысы 2020 елга планлаштырылган иде. Әмма моңа пандемия комачаулык тудырганлыктан, аны уздыру вакыты берничә мәртәбә кичектерелеп, җанисәп 2021 елда алынды. Яңа ел якынлашканда “Росстат” аның рәсми нәтиҗәләрен игълан итте.

2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр уздырылган исәп алуда, ияләнелгән алымнар белән беррәттән, ицифрлы технологияләргә дә өстенлек бирелде – дәүләт хезмәте порталы аша һәркем электрон сан алуда катнаша алды. Бу сан алу илебездә 147 миллион 182 мең 123 кеше яшәвен күрсәтте. Чагыштыру өчен: 2010 елда – 142 миллион 900 мең кеше. Димәк, ике сан алу арасында ил халкы 4,3 миллионга арткан. Моңа Кырым (1,9 миллион кеше) һәм Севастополь (1,2 миллион) төбәкләренең дә Россиягә кушылуы йогынты ясаган.

Халыкның 75 проценты шәһәрдә яши. Соңгы ун елда Россиядә 18 шәһәр һәм 33 яңа авыл барлыкка килгән. Ни кызганыч, ташландык авыллар да артканнан-арта бара: андыйлар – 25 меңгә якын.

Кешеләр күбәйгән төбәкләрдән Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре һәм аларга якын өлкәләр, Краснодар крае, Кавказ республикаларын мисалга китерергә була. Татарстан да шулар арасында. Безнең республикада яшәүчеләр саны 218 мең 321гә арткан. Ләкин Россиядә татарлар саны ике исәп алу арасында 600 меңгә кимегән. Россиядә русларның да саны 5 миллионнан артыгракка кимүе күзәтелә (2010 елда – 111 миллион 16 мең 896, ә хәзер – 105 миллион 579 мең 179).

Керәшеннәргә килгәндә, соңгы сан алу Татарстанда 25 мең 189 керәшен яшәвен күрсәтте. Чагыштырып карагыз: 2002 елда – 18 мең 250, 2010 елда – 29 мең 889. 2010 елга караганда, 2020 елгы сан алуда үзләрен керәшен дип яздырган кешеләр саны 4 мең 700гә кимрәк булган.

Россия күләмендә алганда, 2002 елгы сан алуда үзен керәшен дип яздыртучылар 24 мең 668 кеше булган. Нибары сигез ел вакыт үткән һәм 2010 елда инде керәшеннәр саны 34 мең 822гә җиткән! Ә инде 2020 елда нибары 29 мең 978 кеше генә үзен керәшен дип күрсәтергә батырчылык иткән.

“Росстат”ның интернетта урнаштырылган “Национальный состав населения” таблицасында керәшеннәр турындагы мәгълүмат белән 154нче сан турысындагы юлда язылганнар аша танышырга була. Анда илебездәге керәшеннәрнең (керешен, крещенцы, крещеные, крещеные татары, крещёны, кряшены-русские, кряшены-татары – таблицада бирелгәнчә калдырдык) шәһәрдә һәм авыл җирендә яшәүчеләре барысы бергә 29 мең 978 (ирләр – 14 мең 367, хатын-кызлар – 15 мең 611) дип язылган. Шул исәптән, шәһәрдә торучылары – 11 мең 958 (ирләр – 5 мең 426, хатын-кызлар – 6 мең 532), ә авылда яшәүчеләре – 18 мең 20 (ирләр – 8 мең 941, хатын-кызлар – 9 мең 79).

Шул ук таблицаның 117нче юлында карендәшләребез нагайбәкләрнең санын да күрергә була: барлыгы 5 мең 719 кеше. Шулардан ирләр – 2 мең 695, хатын-кызлар – 3 мең 24. Нагайбәкләрнең 1 мең 258е (ирләр – 592, хатын-кызлар – 666) шәһәрдә яши. 4 мең 461е – авыл җирендә. Авылдагыларның  2 мең 103е – ирләр, 2 мең 358е – хатын-кызлар.

Нагайбәкләр аерым милләт хокукы алсалар да, алар шул ук керәшеннәрнең милли үзенчәлекләрен, культурасын, йола һәм гадәтләрен үз эченә алган бай мирасын гасырлар тирәнлегеннән хәзерге көнгә кадәр саклап килгәннәр... Хәер, сан алу бары тик коры фактларга гына таяна, ул хакта фикер йөртүне галимнәргә һәм сәясәтчеләргә калдырыйк.

Ә шулай да, руслар, татарлар һәм керәшеннәр кимегән бер вакытта Россия халкының кайсы милләтләр исәбенә артуына игътибар итми булмый. “Росстат” мәгълүматына күз салсак, бу артуның Кавказ һәм Урта Азия халыклары исәбенә булганын күрербез. Чеченнар саны –1 миллион 674 мең 854, ингушлар – 517 меңгә җиткән, болары янына үзбәк, кыргыз, таҗик һәм башка халыкларны да өстәргә буладыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев