Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Әтием – горурлыгым

Тормышта кадерләү сүзләренең күбрәге, хөрмәтнең зуррагы, әниләр өлешенә тия. Ә әтиләргә карата рәхмәт сүзләре әзрәк әйтелә. Әтиләребез дә бу рәхмәт сүзләренә бик лаек бит, югыйсә.

Әниләр гаилә учагының җылысын саклап, семья ныклыгы өчен җавап бирсә, әтиләребез шул учакның материаль хәлен кайгырта, иң авыр мәсьәләләрне чишә. Минем әтием - Юрий Антонов - дөньядагы иң шәп әтиләрнең берсе. Аны тормыш бик нык сынаган чакта да, ул сынып, җебеп төшмәгән. Сеңлем һәм минем өчен әти дә, әни дә була алган. Безнең әти искиткеч тырыш кеше. Ул үз көче белән өр-яңа өй җиткереп чыкты. Яңа йортыбыз үзе зур, үзе бик матур, кичләрен барыбыз бергә җыелгач, шатлык-лы авазлардан өй эче тагын да ямьләнеп китә. Безнең әти Ләке авыл клубының директоры булып эшли. Аның тырышлыгы белән клубта бик күп чаралар оештырыла. Ул әле "Игәнә" керәшен фольклор ансамблендә дә җырлый. Ул ансамбльгә без өчәүләп: әти, мин, әни (яңа әниебез бар) бергәләп йөрибез. Төрле конкурсларда катнашабыз, төрле шәһәрләргә барабыз. Әтиебез ансамбль җырчылары турында да кайгырта, каядыр бару өчен транспорт табу мәшәкатен дә җайлый. Ул булганда, башкаларның күңеле тыныч. Семьябыз белән табигатькә чыгуларны, су коенырга йөрүләрне дә әтиебез оештыра. Мондый чакларны без бик яратабыз. Безнең әтинең кулыннан килмәгән эш юк. Ул трактор да, машина да йөртә, өй кирәк-яракларын да үз куллары белән ясый, Лидия әбиләребезгә дә булышырга вакыт таба.
Әле күптән түгел генә, әтием миңа керәшен кызлары киеме тектереп бүләк итте. Хәзер җыр конкурсларында, фестивальләрдә катнашканда кияргә үз костюмым бар. Әтиемә моның өчен зур рәхмәт.
Мин әтиемне 23 февраль - Ватанны саклау-чылар көне белән котлыйм. Безнең әти кебек кешеләр күбрәк булса, семьяларда да, илебездә дә тынычлык, татулык яшәр. Әтиебезгә һәм башка әтиләргә, ир-егетләргә ныклы сәламәтлек, зур уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 23 февраля әтиләр көне