Нардуганнар да узды
Казан шәһәрендә "Нардуган" бәйрәменең буласын белеп, 13 январь көнне, җыелышып, Лаеш районыннан Казанга юл тоттык. Андагы туганнар белән күрешеп, бергәләшеп концерт буласы Менжинский клубына киттек. Концертның иртә башлануы безнең өчен бик уңайлы булды, әле кире өйгә дә кайтып җитәсе бар бит.
Без керәшен җырларын сагынып яшибез. Үзебез белгәннәрне яшь буынга сеңдерергә-өйрәтергә тырышабыз. Үзебез урта яшьтәге кешеләр булсак та - керәшен йолаларын һәм җырларын бик күп белмибез бит.
Концертның беренче бүлегендә күрсәткән туй уздыру йолаларын, җырларын яратып тыңладык, телефоннарга да яздырып утырдык. Тик кемнең кемгә каршы җыр белән җавап биргәнлеген генә аңлап бетереп булмады. Халкыбыз җырларын күбрәк ишетербез, дигән өмет белән килгән идек. Кызганычка каршы, безнең танылган җырчыларыбыз сәхнәдә күренмәделәр. Яратып өлгергән "Бәрмәнчегебезнең" дә чыгышын күрәсе килгән иде. "Мирас" коллективы балалары җырлап биегәндә, дулкынланып, исләребез китеп карап утырдык.
Концертның икенче бүлеге барышында үз-үзләрен әдәпсез тотучы һәм салмыш тамашачылар безнең ялыбызга бер дә ямь өстәмәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев