Нардуганнар да узды
Казан шәһәрендә "Нардуган" бәйрәменең буласын белеп, 13 январь көнне, җыелышып, Лаеш районыннан Казанга юл тоттык. Андагы туганнар белән күрешеп, бергәләшеп концерт буласы Менжинский клубына киттек. Концертның иртә башлануы безнең өчен бик уңайлы булды, әле кире өйгә дә кайтып җитәсе бар бит.