Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Хуҗалыкларга ярдәм

Савым сыерлар күбрәк булган саен, акча күбрәк биреләчәк. Бу көннәрдә Татарстанда авыл хуҗалыгына өстәмә финанслар бирү турындагы программа расланды. Хәзер җәйге чорда аерым хуҗалыкларга һәм предприятиеләргә биреләчәк субсидия күләме 1 миллиард сумны тәшкил итәчәк. Республика бюджетыннан һәр терлеккә 680 сум каралган. Тик бер шарт үтәлергә тиеш: савым сыерларның санын киметергә...

Брифинг авыл хуҗалыгы тармагына яңа министр - Николай Федоров билгеләнү хәбәре белән башланып китте. Республиканың авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов үзенең чыгышында: "Николай Федоров - үзебезнең күрше республикада җитәкче булып эшләгән кеше. Безнең проблемаларны, безнең төбәкнең үзенчәлекләрен яхшы белә. Шуңа күрә без, татарстанлылар, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз позицияләребезне яхшыртуга өметләнәбез", - дип белдерде.

Соңгы вакытта терлекләр санын арттыру гына түгел, аларны саклап калу да - зур проблема. 2010 елгы корылык нәтиҗәләре үзен әле дә сиздерә. Ул елны печән, сенажны башка җирләрдән алып кайту хуҗалыкларның кесәсенә ничек сукканын һәркем белә. Быел да җәй үзенең яңгырлары белән куандырырга җыенмый. Синоптиклар якын көннәрдә явым-төшем буласына өметләндерми. Шуңа күрә республика бирергә планлаштырган субсидия акчасы бик урынлы булыр.

Хуҗалыкларга мал саны буенча акча өләшү каты контрольдә тотылачак. Җирлек берәмлекләре җитәкчеләре, мал исәбен төгәл алып, исемлек төзергә тиешләр. Бер сыер башына 680 сум бирелә. Ничә баш савым сыерың булса, 680 не шул санга тапкырлыйсың да, кул куеп, тиешле акчаңны алып каласың.
Җәйге чор - сөтчелек тармагы өчен иң җаваплы вакыт. Сөт тә бу чорда күбрәк савыла. Сатып алучы, билгеле, сөт бәясенең төшүенә өметләнә. Тик бер литр сөтнең сыер асраучыга ел әйләнәсендә ничә сумга төшкәнен исәпләми ул. Субсидияләр бирелсә дә, продукциянең үзкыйммәте әлегә зур кала. Шуңа күрә дә авыл агае сыер асраудан бизеп бара инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фермерлык субсидия хөкүмәт ярдәме