Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Авылны шәһәргә алыштырмыйм

Мин гомер буе авылда яшәүче. Өч-дүрт айга бер тапкыр, Әлмәт-Чаллы автобусына утырып, Чаллыга, бертуган апамның хәлен белергә барам. Ике сәгатьтән артык барасы. Гәҗит тә укыштырам, йокымсырап та алам. Берсендә шулай артымда кызларның сүзләренә колак салдым.

- Егетем, өйләнешкәч, авылда калабыз, шәһәрдә яши алмыйм, монда тормыш итүе дә җиңелрәк, ди. Теләсәм дә, теләмәсәм дә миңа авыл хатыны булырга туры киләчәк, чөнки мин аны яратам, - ди кызларның берсе. Икенчесе аңа җавап итеп:
- Авылда яшәвемне күз алдына да китерә алмыйм. Сайлаган һөнәрем дә авыл җире өчен түгел. Авыллар бетү ягына бара бит. Минемчә, анда акыллы кеше төпләнеп калмый хәзер. Кайтып ял итәргә, яшелчәсен үс-терергә авылда йортың булу яхшы инде, анысы. Әллә нигә бер килгән концертны көтеп, кибетнең ачылуын саклап, кышын юньләп ачтырылмаган юлга, кайтмаган медикаментларга ышанып ятып булмый бит инде!
Кызларның сүзләре мине уйланырга мәҗбүр итте. Әйе, һәркем үзенчә уйлый, һәркемнең үз дәлиле. Ләкин кызлар бер нәрсәне оныта кебек: авылда да, шәһәрдә дә җиң сызганып эшләргә кирәк. Авылда күбрәк физик хезмәт хәлдән тайдырса, шәһәрдә мораль яктан арасың. Мин, мәсәлән, авылның һавасын, андагы тынычлыкны бернигә дә алыштырмас идем кебек...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл шәһәр