Туганайлар

Мәктәпме, юлмы?

Әле генә җәйләр җитеп, укучылар ялга таралышкан иде. Инде менә әти-әни тагын мәш килеп, кибет, базар тирәләрендә балаларына мәктәп кирәк-яраклары ала. Димәк, тагын яңа уку елы якынлаша. Җәйге газеталарны актарганда, еш кына күзгә мәктәп хәлләре, ябылучы мәктәпләр турында язылган язмалар очрап торса да, авылларның йөрәге булган белем учакларының ябылуын әле...

Әле генә җәйләр җитеп, укучылар ялга таралышкан иде. Инде менә әти-әни тагын мәш килеп, кибет, базар тирәләрендә балаларына мәктәп кирәк-яраклары ала. Димәк, тагын яңа уку елы якынлаша.

Җәйге газеталарны актарганда, еш кына күзгә мәктәп хәлләре, ябылучы мәктәпләр турында язылган язмалар очрап торса да, авылларның йөрәге булган белем учакларының ябылуын әле һаман акыл белән кабул итәсе килмәде. Юктыр, безнең республикада андый хәл булмастыр кебек тоела иде. Ә инде авылларга чыгып, мәктәп хәлләре белән якыннанрак танышкач, уйланырлык сәбәпләр барлыгын да күрдек. Керәшен авылларының күбесе юлсызлыктан интегеп яши, дип күп яздык. Инде менә боз кузгалды, дисәк тә була. Авыл эчләренә үк кертмәсәләр дә, юлларны әкренләп төзи башлаганнар. Мамадыш районының Албай, Владимир авыллары быел юллы булачак. Балык Бистәсе районының Казак Чаллысы авылына да яңа асфальт юл килеп җитә язган. Тик моннан берничә ел элек кенә асфальт юллар турында хыялланган авыл халкы бүген моңа сөенми. Юл ясагач, мәктәпне ябачаклары көн кебек ачык. Борынгылар әйткәндәй, бездә гел шулай: бер матурга бер ямьсез туры килә. Инде шундый игелекле, кирәкле эш булган яңа юллар салуны да тормышның кире яклары белән бәйләп куярга мәҗбүрбез. Ә бит дөрестән дә, ашыга-ашыга мәктәпләре оптимизациягә эләккән авылларның юлларын рәтлиләр. Чөнки хөкүмәт тарафыннан, балаларны мәктәпкә автобуслар белән яхшы юллардан гына йөртергә тиешләр, дигән күрсәтмә бар. Кызганыч, ул күрсәтмәдә, балалар йөри торган авыл эчләре дә асфальтланырга тиеш, дип тә язмаганнар. Авыл халкы мәктәп ябылуга бик әрнесә дә, ахыр чиктә юллы булып калыр иде.

Мамадыш районы Владимир авылы мәктәбе укуда да, спортта да шактый югары нәтиҗәләргә ирешүе белән билгеле. Быел яңа уку елын биредә 31 укучы каршылаячак. Бәлки бу авылда мәктәп кыңгыраулары соңгы тапкыр яңгырар, чөнки авылга юл сузылса, мәктәпне ябалар һәм балалар күрше Усали мәктәбенә йөриячәк, диделәр. Бер катлы мәктәп бинасы 1985 елда төзелгән. Яңа уку елына әзерләнеп, аның бөтен җирен карап, ремонтлап чыкканнар. Шулай да интерактив такталары, кабинет саен компьтерлары, зур спортзаллары булган мәктәпләргә җитә алмый инде. Балаларга белем бирү өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга әзер торган укытучылар коллективы мәктәптә көтелгән үзгәрешләр турында хәбәрдар. Алга таба нишләрбез, дип уйлана да башлаганнар. Мәктәп районда гына түгел, республикада да спорт буенча алдынгылар рәтендә бара. Башка мәктәпләргә күчкәч тә, спорт сөючеләрне Николай Бачков кебек үз эшен бик яхшы белгән укытучылар укытса, әлбәттә, талантлар югалмас.

Балык Бистәсе районының Казак Чаллысы авылында әлегә урта мәктәп эшләп килә. Быел ике укучы бетереп чыккан булса, беренче класска бер генә бала бара. Яңа уку елын 31 укучысы, 16 укытучысы белән башлап җибәргән бу коллективка да алдагы елларда ябылу куркынычы янамый, дип кем әйтә ала?

Зәй районы Югары Баграж төп белем бирү мәктәбендә быел 28 бала укыячак. Бу районда мәктәпләрне ябу мәсьәләсенә җитдирәк карыйлар, хәтта өч баласы булган Урта Баграж башлангыч мәктәбен дә япмаганнар.

Кукмара районы Үрәсбаш урта мәктәбе турында моннан өч ел элек язып чыккан идек. Ул вакытта бу мәктәпне тугызъеллык итеп калдырдылар. Ә быел инде биредә башлангыч класс балалары гына укыячак.

Кайбыч районында быел җиде урта мәктәп төп белем бирү мәктәбе, берсе башлангыч итеп үзгәртелгән. Димәк, республиканың бер районында гына да сигез авыл укучылары читкә укырга йөриячәк. Әле боларга алдагы елларда ябылганнар да кушыладыр. Болай булса, районнардагы мәгариф бүлекләре дә оптимизациягә эләгеп, ябылып бетәрләр. Менә илгә никадәр экономия! Ә Кайбыч районы Советы 16 август көнне ябылган мәктәпләрдән балаларны йөртү өчен Олы Кайбыч, Федоровский, Иске Тәрбит, Олы Подберезье урта мәктәпләренә өр-яңа "ПАЗ", "ФИАТ" автобуслары өләште. Шулай, балаларны кайгырту - безнең төп бурычыбыз.

Авыллардагы хәлләрне күреп, дөрестән дә, бер караганда, яхшы биналарда эшләп килүче мәктәпләрнең ябылуы, балаларның ел әйләнәсенә күрше авылларга укырга йөрүләре бернинди кысаларга да сыймый кебек. Икенче яктан, нигә әле балалар бөтен яктан да уңайлыклары, зур мөмкинлекләре булган мәктәпләрдә укымаска тиешләр? Район җитәкчеләре дә, бик шауламаска тырышып кына, мәктәпләрне ябып, үзләре алдына югарылар куйган таләпләрне үтәп торалар. Икенче яктан, күпме баланың язмышын үз өсләренә алып, автобуслар, шофер, бензин һәм башка проблемаларны чишеп, мәш киләләр. Менә шулай, илдә барган тотрыксыз вакыйгалар күп өлкәдә ике төрле уйлап яшәргә урын калдыра. Бу очракта да кайсы яхшы, кайсы начар икәнен өзеп кенә әйтеп тә булмый. Бер генә нәрсә ачык: авыллар картайды, эшләргә эш юк, балалар табып үстерерлек яшь семьялар эш эзләп читкә китә. Тиз арада ил күләмендә авылларны сакларлык кына түгел, ныгытып, киләчәге булырлык итеп үстерерлек карарлар чыкмаса, бер районга бер генә мәктәп калды, дип зар елар көннәребез дә җитәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим