Туганайлар

Әйт, авылым, кайда соң моң?...

Отпуск ялым җитүгә, путевка юнәтеп, һәр елны кайда да булса чит илдә ял итеп кайта торган гадәтем бар иде. Соңгы вакытта никтер моның ише сәяхәтләрдән күңел бизде. Ничектер, яшь барган саен, үзеннән-үзе авылга кайтасы, күкрәк киереп туган төбәкнең һавасын сулыйсы, ындыр артында гына челтерәп яткан чишмәнең суын эчәсе килә башлый...

Республикадагы авыл клублары җирлек башлыкларына тапшырылган, шуңа күрә культура йортындагы тәртип тә җитәкчегә бәйле, дип уйлыйм мин. Бүген авыл халкын агарту, культурасын үстерү өчен тырышырга, сәнгать түгәрәкләре булдырырга кирәк, югыйсә. Кайбер авыллар театрның, концертның нәрсә икәнен бөтенләй онытты.

Җирле төбәкләрдә фольклорны җанландырып җибәрергә кирәк. Казына башласаң, кечкенә авыллардагы халык авыз иҗаты байлыгының күплегенә исең-акылың китәрлек бит. Ә безнең профессиональ сәхнәдә күрсәтелә торган сәнгатебез шулкадәр стильләштерелгән, "үтүкләнгән". Халык авыз иҗаты юкка чыгарылган, киемнәр заманчалаштырылган. Гореф-гадәтләрен, йолаларын буыннан-буынга саклап калган халыкны уятып җибәрергә иде. Сүнмәсен иде авыллар, югалмасын иде моң...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: