Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Сарманнан Федор Андрияновның үзе ясаган гармуннары Казанда күргәзмәгә куелган

Оста карендәшебезнең өендә 50дән артык үзе ясаган яки төзәтелгән гармуны бар.

Шушы көннәрдә Казанда "Татарстанның мәдәни башкаласы" дигән конкурс кысаларында Сарман районы үз мәдәниятен тәкъдим итте. Казанның "Чулпан" мәдәни үзәгендә 76 яшьлек карендәшебез Федор Андрияновның берничә гармуны тематик күргәзмәгә куелган. Ул гармуннар барысы да аның тарафыннан ясалган яки төзәтелгән.
Оста карендәшебез белән бер елны очрашып та аралашкан идек. 

Федор Андриянов яшь чагында ук гармуннар ясарга хыялланса да, ул теләген тормышка ашырганчы бик күп еллар үтә. Аңа кадәр әле, Ләке авылында туып-үсеп, Сарман урта мәктәбен тәмамлаган Федор Казан авыл хуҗалыгы институтында укып, инженер-механик белегечлеге алып чыга. Армия хезмәтеннән соң “Сельхозтехника”да башта – баш инженер, ә аннан соң 40 елдан артык управляющий булып эшли. Сүз уңаеннан, тормышта ныклы терәге булган хатыны, Морбаш авылы кызы Маһирә белән ике бала үстерәләр: Риф һәм Лилия. Бүгенге көндә алар үз гаиләләре белән, әти-әниләре кебек үк, Сарманда яшиләр. Риф эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, Лилия бакчада тәрбияче булып эшли. Биш оныкларының берсе Казандагы мәктәптә укыта. Тагын берсе КФУның Чаллыдагы филиалында эшли...

Җиденче класстан ук гармунда уйнаган, авылларында үз дәдәе Гриша кебек үк оста гармунчы саналган Федор беренче гармунын пенсиягә чыккач ясый башлый. “2010 еллар булгандыр. Гармунны схема буенча җыйдым. Сорап килгән кешеләрне дә кире бормадым, иллегә якын гармун  ремонтлап биргәнмендер, – ди ул. – Үземнең дә иллеләп җыела. Гриша дәдәйнең гармуны да саклана миндә. Ул 1930 елны Тулада ясалган. Телләренә тузан гына утырган. Тавышы матур, хәзерге гармуннарны орып бирә әле”.

Федор Николаевичның шәхси коллекциясендә Бөек Октябрь революциясенә кадәр чыккан гармун да бар икән. Үзе әйтүенчә, анысы да Тулада һәм тулысынча агачтан эшләнгән. Хәтта күреге дә шул килеш сакланган, тик алмаштырырга кирәк. Күреген махсус заказ белән эшләтергә була икән, әмма бик кыйммәткә төшә. Ул гармунны аңа Чаллыдагы туганнары алып кайтып биргәннәр. Гармуннар кадерсезгә әйләнгәч, кемнеңдер йорт түбәсендә яткан, аннан икенче кешегә күчкән булган ул.Үзе ясаган һәм кешеләрдән җыйган гармуннарын куяр өчен, өендә махсус стеллаж ясаткан. Ул иң кадерле урында – кунак бүлмәсендә урнашкан.

“Гармун телләренең иң яхшысы булып, Италиядә эшләнгәннәре санала. Кыйммәткә чыкса да, Италиягә йөрүче бер Казан белгече аша кайтарттым. Шундый телләр куеп ясалган ике-өч гармуным бар. Андыйларның берсе миңа 70 меңгә төште, – дип сөйләде гармуннар ясау остасы Федор. –  Баяным да бар, тальяным да, хромка да, Саратов гармуны һәм аккордеон да... Миңа аккордеон тавышы ошый. Әмма анда уйнау өчен махсус музыкаль белем кирәк”.

Бу хакта тулырак шушында басып укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев