Туганайлар

Сарманның гармуннар ясау остасы

Сарманда гармуннар ясаучы, төзәтүче оста бар. Ул оста – күбесе үз куллары белән ясалган гармуннарның 50гә якынын өендә кадерләп саклаучы Федор Андриянов

Федор Николаевичны Сарман ягындагы  Наратастының “Авыл көне”нә баргач очраттым. Төгәлрәге, шул авыл кешесе, бар гомерен мәгариф тармагына багышлаган Марс Егоров таныштырды безне. Мәктәп елларыннан ук дуслашып, аралашып яшиләр икән. “Синең әле мондый гармунчыны да, мондый останы да күргәнең юктыр, – дип, гадәтенчә, тәмләп сөйләп китте Марс Федорович. – Йортындагы гармуннары үзе бер музей ачарлык аның”.

Федор Андриянов яшь чагында ук гармуннар ясарга хыялланса да, ул теләген тормышка ашырганчы бик күп еллар үтә. Аңа кадәр әле, Ләке авылында туып-үсеп, Сарман урта мәктәбен тәмамлаган Федор Казан авыл хуҗалыгы институтында укып, инженер-механик белегечлеге алып чыга. Армия хезмәтеннән соң “Сельхозтехника”да башта – баш инженер, ә аннан соң 40 елдан артык управляющий булып эшли. Сүз уңаеннан, тормышта ныклы терәге булган хатыны, Морбаш авылы кызы Маһирә белән ике бала үстерәләр: Риф һәм Лилия. Бүгенге көндә алар үз гаиләләре белән, әти-әниләре кебек үк, Сарманда яшиләр. Риф эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, Лилия бакчада тәрбияче булып эшли. Биш оныкларының берсе Казандагы мәктәптә укыта. Тагын берсе КФУның Чаллыдагы филиалында эшли...

Җиденче класстан ук гармунда уйнаган, авылларында үз дәдәе Гриша кебек үк оста гармунчы саналган Федор беренче гармунын пенсиягә чыккач ясый башлый. “2010 еллар булгандыр. Гармунны схема буенча җыйдым. Сорап килгән кешеләрне дә кире бормадым, иллегә якын гармун  ремонтлап биргәнмендер, – ди ул. – Үземнең дә иллеләп җыела. Гриша дәдәйнең гармуны да саклана миндә. Ул 1930 елны Тулада ясалган. Телләренә тузан гына утырган. Тавышы матур, хәзерге гармуннарны орып бирә әле”.

Федор Николаевичның шәхси коллекциясендә Бөек Октябрь революциясенә кадәр чыккан гармун да бар икән. Үзе әйтүенчә, анысы да Тулада һәм тулысынча агачтан эшләнгән. Хәтта күреге дә шул килеш сакланган, тик алмаштырырга кирәк. Күреген махсус заказ белән эшләтергә була икән, әмма бик кыйммәткә төшә. Ул гармунны аңа Чаллыдагы туганнары алып кайтып биргәннәр. Гармуннар кадерсезгә әйләнгәч, кемнеңдер йорт түбәсендә яткан, аннан икенче кешегә күчкән булган ул.Үзе ясаган һәм кешеләрдән җыйган гармуннарын куяр өчен, өендә махсус стеллаж ясаткан. Ул иң кадерле урында – кунак бүлмәсендә урнашкан.

“Гармун телләренең иң яхшысы булып, Италиядә эшләнгәннәре санала. Кыйммәткә чыкса да, Италиягә йөрүче бер Казан белгече аша кайтарттым. Шундый телләр куеп ясалган ике-өч гармуным бар. Андыйларның берсе миңа 70 меңгә төште, – дип сөйләде гармуннар ясау остасы Федор. –  Баяным да бар, тальяным да, хромка да, Саратов гармуны һәм аккордеон да... Миңа аккордеон тавышы ошый. Әмма анда уйнау өчен махсус музыкаль белем кирәк”.

Халкыбызның иң яраткан уен коралларыннан булган гармуннар, аларның һәркайсының үзенчәлекле тавышы-моңы турында сәгатьләр буе мавыктыргыч итеп сөйләвенә карап, Федор Николаевичны иҗат кешеседер дип уйларга булыр иде. Әмма, язма башында телгә алынганча, ул – үзенең бар хезмәт гомерен “Сельхозтехника”га багышланган начальник, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Президентының – Рәхмәт хатына, ә Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына лаек булган җитәкче. Ул эшләгән елларда Сарманның “Сельхозтехника”сы авыл хуҗалыгы техникасы белән беррәттән, республика күләмендә пар казаннарын ремонтлау белән дә шөгыльләнә.  Үзләренең  ярдәмче хуҗалыкларында эшләүчеләрне дә исәпкә алып, коллективта 600ләп кеше була. Алар өчен Сарманда бер катлы өйләрдән торган аерым бер урам төзелә. Барлыгы 250 квартирны үз эченә алган берничә катлы йортлар калка. Карабодай ярмасы җитештерү цехында эш гөрли. 20 сутый җирне биләгән теплицаларында ел әйләнәсе яшелчә үстерелә. Сыра кайнату цехлары бар куәтенә эшли. Үз тегермәннәрендә тарттырылган югары сортлы оннан, үз мини-пекарняларында, халык заказы буенча, бәлешкә кадәр пешерәләр. Бассейнлы мунчаларында бар Сарман халкы юына... Илдәге үзгәрешләр, акрынлап, боларның барысына да чик куя...  

Шул оешманың бер цехын сатып алып, шәхси эшмәкәр буларак, Федор Андриянов авыл хуҗалыгы агрегатлары ясый башлый. Бу төр эшчәнлек белән ул инде унике елга якын шөгыльләнә. Хәзерге вакытта, җирне төрле тирәнлектә эшкәртү өчен МТЗ-82, МТЗ-1221 һәм Т-150 тракторларына БДМ – модернизацияләнгән дисклы тырмалар  ясыйлар.  “Елга унбишләп агрегат ясыйм. Җирнең өске катламын эшкәртү өчен кулланыла торган бу агрегатка, җирле шартларга яраклаштырып, үзгәрешләр керттек. Чимал буларак, металлны Чаллыдан сатып алабыз. Фермерларның заказы буенча эшлибез. Агрегатны ремонтлау өчен кирәкле детальләрне дә үзебез ясыйбыз”, – дип сөйләде Федор Николаевич.

Сарманда яшәсә дә, туган авылы Ләкене беркайчан да онытмый.Узган гасыр азагында туган авылындагы изге чишмәне төзекләндерә, шунда ук алты почмаклы зур часовня җиткезеп, өстенә купол куйдырта. Ләкедә чиркәү салына башлагач, фундаментыннан башлап, төзелешкә үз көчен кертә ул. Чиркәүнең качлы ике куполын Андриянов үзе ясаттыра. Ә чиркәү чаңы өчен, Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров белән сөйләшеп, турыдан-туры аның финанс ярдәменә таяналар... Катнаш тату гаиләләрнең барысына да хас булганча, бүгенге көндә дә Андрияновлар керәшеннәрнең һәм татарларның гадәт-йолаларын үтәп, бәйрәмнәрдә катнашып, үз асылларына тугры булып яшиләр.

Наратастындагы “Авыл көне”ндә танышкан гармун ясау остасы Федор Андрияновның яшен күрсәтеп язмам дип уйлаган идем. Әмма яшьләрчә  янып яшәүче, дәртләнеп эшләүче, “керәшен көйләре моңлы, чын халыкчан бит инде”, дигән бер сүзенә үз керәшене белән горурлануы сыеп беткән Федор дәдәйнең әле нибары 73 яшьтә икәнен сер итеп үзегезгә генә әйтергә булдым. Серне сакларсыз бит?!

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: