Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Россия паспорты алуда, алмаштыруда үзгәрешләр бар

Россия паспортын алу, яшәү урыны буенча теркәтү һәм, шулай ук, алмаштыру өчен хәзер азрак вакыт кирәк булачак

Шушы елның 1 июленнән яңа паспорт алу өчен 5 эш көне җитәчәк. Моңа кадәр яңа паспортны рәсмиләштергәндә, әгәр гариза яшәү урыны буенча бирелгәндә – 10 көн, ә калган очракларда 30 көн көтәргә туры килә иде.

Ә  1 июльдән башлап, 20 һәм 45 яшькә җиткән Россия гражданинына үз паспортын яңасына алмаштырыру өчен 90 көн вакыт бирелә. Ә бу үзгәрешкә кадәр, 20 яки 45 яше тулган көннән үк кешенең паспорты гамәлдән чыккан булып исәпләнде. Яңа документ 10 көннән алып 30 көнгә кадәрге вакытта рәсмиләштерелде,  аңа кадәр кеше үзенең шәхесен раслый торган вакытлы таныклык белән йөрде. Тик ул таныклык белән кредит алу да, шулай ук, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлү дә мөмкин булмады.

Яңа кагыйдәләр бу проблеманы юкка чыгара. 20 яки 45 яше тулган кешенең яңа паспорты әзерләнгән арада искесе гамәлдә кала (әмма 90 көннән дә артыгракка түгел!) һәм ул юридик көчкә ия була.

Болар, Россия хөкүмәте премьер-министры Михаил Мишустин карары нигезендә эшләнә.

Татарстанда паспортны 1 июльдән башлап күп функцияле үзәк аша рәсмиләштерүгә килгәндә, әлеге оешманың матбугат хезмәтендәгеләр аны түбәндәгечә аңлата: “Россия гражданинына паспортын 8 эш көненнән соң алырга мөмкин булачак. Күп функцияле үзәк аша яшәү урыны буенча теркәү хезмәте күрсәтүнең срогы 4 эш көне тәшкил итәчәк”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев