Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Бананлы панкейк, чияле вареник, авокадолы тост рецептлары

Хуҗабикәләргә җиңел генә пешерелә торган рецептлар

Бананлы панкейк

Кабыгыннан әрчелгән бананны тирән савытка салып, чәнечке белән әйбәтләп изәбез.  Өстенә 1 күкәй сытып салабыз. 50 грамм сөт, 8 аш кашыгы солы оны һәм 1 аш кашыгы көнбагыш мае кушып болгатабыз. Табада ике ягын да кыздырып алабыз.

Хәзер җәйнең җир җиләге пешкән матур чагы. Банан панкейкын җир җиләге белән бергә ашасаң, тагын да тәмлерәк булыр. Башка җиләк-җимеш тә ярый.

Чияле вареник

180 грамм эремчекне чәнечке белән изәбез, өстенә 1 күкәй сытабыз, бер чеметем ванилин һәм 2 аш кашыгы шикәр комы (песок) өстибез. Барысын бергә болгатабыз һәм 100 грамм он салып камыр басабыз. Әзер камырны кисәкләргә бүләбез. Якынча  8-9 кисәк чыга. Шуларны тигезләп җәеп, һәркайсының уртасына төше алынган берничә чия  салып, камырны түгәрәк шар шикелле төрәбез. Онда әвәләп, кайнап торган тозлы суга салып, варениклар өскә калкып чыккач, 4-5 минут пешерәбез.  Судан сөзеп алып, каймак белән ашыйбыз.

 Авокадолы тост

Көрпәле оннан пешерелгән икмәк телемнәренең ике ягын да майлы табада (яки тостерда) кыздырып алабыз. Кызыдырылган ипи телемнәре өстенә эремчекле сыр ягабыз. Шуның өстенә кабыгыннан әрчеп, юка телемнәргә киселгән авокадо куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев