Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйлеләр "Казанская" бәйрәменә әзерләнә

Быел Казанский бәйрәме Якты Күлдә 23 июльдә уздырылачак.

21 июль - Казан Алла Анасы Изге Марияның иконасын искә алу көне. Керәшеннәр бу бәйрәмне Казанский дип искә ала. Күп кенә керәшен авылларында әлеге көндә халык туганнары өстенә зиратка бара.

“Казанская” – элек-электән районыбызның Якты Күл авылында пристольный бәйрәм булып саналган һәм тора-бара ул, дини кысалардан чыгып, халык, яшьләр бәйрәменә әверелгән. Хәзер ул авылда яңа төсмерләр алып үткәрелә башлады.

Казан Алла анасы иконасы - рус православие чиркәве тарафыннан аерып хөрмәтләнә торган могҗизалы иконаларның берсе. Ул стрелецлар йөзлеге башлыгы Онучинның янган йорты биләмәсендә табыла. Аңа кадәр Онучинның кызы Матронага билге була (Мәрьям Ана кызга өч тапкыр күренә). 1591 елда икона могҗизалы дип таныла, аның табылган урынында Казан Богородица хатын-кызлар монастырена нигез салына (аның беренче монахинясы Марфа исеме белән монахлык кабул иткән Матрона була). 1611 елда К. Минин һәм Д. Пожарскийның халык гаскәрендәге Казан отряды поляк интервентларына каршы сугышка киткәндә үзе белән иконаның күчермәсен ала; иконаның могҗизалы көче Мәскәүне азат итәргә ярдәм иткән дип санала. Мәскәүгә алып кителгән икона - төп нөсхә, ә күчермәсе Казанда калган дигән фараз яши.

1904 елда Казандагы икона Казан Богородица монастыреннан урлана (юкка чыгарылуы ихтимал), әмма бу монастырьга гыйбадәт кылырга килүчеләрне туктата алмый. 1910-1913 елларда монастырь соборының җир асты куышында, нәкъ икона табылган урында, җир асты чиркәве төзелә. Иконаның күчермәләре рус православие чиркәүләренең барлык биналарында, дин тотучыларның йортларында бар. Мәскәү күчермәсе 1934 елда Казан соборы җимертелгәч юкка чыга. Һәр елны 8(21) июльдә (1579 елда икона табылган көн) бәйрәм ителә, 22 октябрь (4 ноябрь) - Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итү көне билгеләп үтелә (1612 елда кабул ителә).

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Заинск Зәй Казанский Казанская