Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйнең «алтын башак»лары билгеләнде

Зәйнең балалар музыка мәктәбендә ел саен декабрьдә «Алтын башак» иҗат бәйгесен уздыру традиция булып яшәп килә.

Быелгы "Алтын башак" бәйгесе дә моңлы яшь буынны үзенә җыйды. Биредә районның 9 авылы - Аксар, Бигеш, Бохарай, Сарсаз-Баграж, Югары Мәлем, Карамалы, Кадер, Түбән Биш, Чыбыклыдан 26 бала көч сынашты. Алар халык җырларын да, композиторлар әсәрләрен дә, үзешчән җыр язучыларның да иҗатларын башкардылар.

- Билгеле булганча, бу бәйгедә без районыбыз авылларында яшәүче музыкага, җырга сәләтле балаларны, яшьләрне ачыклыйбыз. Шуңа да бәйгенең исеме аерым мәгънәгә ия. Авыл дигәч тә без җәйрәп ятучы иген кырларын күзаллыйбыз, шуннан чыгып "башак" сүзе кулланылды. Ә алтын, чөнки икмәк безнең байлыгыбыз - алтыныбыз, - ди музыка мәктәбе директоры Дина Коронова.

Керәшен җырулары еш яңгыраганы да шатландырды. Концертмейстер Петр Утяганов халык уен коралларына кушылып башкарылган җырулар аеруча бәйгене ямьләндерде.

Музыка мәктәбе педагоглары Дина Коронова, Лилия Гыйлаева, Татьяна Безносовадан торган жюрига кемгәдер өстенлек бирү җиңел булмады. Ә җиңүчеләр арасында төрле яшь категориясендәге карендәшләребез дә бар.

Сарсаз-Баграж егетләре Александр Васюков II дәрәҗә лауреат исемен алды (6-8 яшь); 9-12 яшьлекләр арасында Альберт Меньшов –  I дәрәҗә лауреат, 13-16 яшьлекләр арасында Алексей Красновка тиңнәр булмады, ул Гран-прига лаек булды, ә Кадердән Анжелика Антонова - III дәрәҗә лауреат исемен алды.

Барлык җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде һәм Яңа ел күчтәнәчләре алды.

Энҗе Әгъләмова, Зәй офыклары
Фотолар музыка мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев