Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юмор остасы Юра Павлов Айдар Тимербаевка видеоролик эшләгән

Видеода Совет заманында популяр булган фильм геройлары татарча «сөйләшә» һәм Айдар Тимербаевны мактый.

Түбән Кама театры артисты Юрий Павлов Айдар Тимербаевның концерты уңаеннан кызыклы видео әзерләгән. Видеода Совет заманында популяр булган фильм геройлары татарча «сөйләшә» һәм Айдар Тимербаевны мактый. 

Сюжет буенча, кыска фильм Беренче канал алып баручысы Дмитрий Борисовның «Вечерние новости» тапшыруында Айдар Тимербаевның концерты турындагы хәбәре белән башланып итә. Соңрак Совет киносы йолдызлары Айдар Тимербаевның иҗат юлы, аның җырлары белән танылган татар эстрадасы артистлары турында сөйли. Сюжет «Эх, Айдар, Айдар, холкың бигрәк кайнар, кочагың да кайнардыр синең...» дигән җыр белән үрелеп бара.

Концертта катнашачак җырчыларны санаганда, халык арасында торган «журналист Шурик»: «Эй, концертны кем алып бара? Язып куям», – дип телгә килә. Исергән Шурикның оригиналдагы «Я записываю» дигән өлешенә шушы репликаны куйган Юрий Павлов. 

Сценарийны Юрий Павлов үзе әзерләгән. Мондый видео эшләргә Айдар Тимербаев үзе тәкъдим итте, ди Юрий.

Юрий Павлов Интернет киңлекләрендә кызык видеолары белән танылды. «Юра юмор» сәхифәсендә ул төрле фильмнардан өзекләрне татарчалаштырып, кирәк вакытта үзе дә сюжетка «кереп», заманча видеолар эшли. 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев