Җырчы Вадим Захаров үз машинасында биш мең сумлык купюра калдырган кешене эзли
Хәбәрләр

Җырчы Вадим Захаров үз машинасында биш мең сумлык купюра калдырган кешене эзли

Җырчының концерттан кайтып килүе була

Яр Чаллы  шәһәреннән концерттан кайтышлый, аның машинасын гаишниклар туктата. Кая юл тотуларын белешкәч, бер абзыйны утыртып алып баруын сорыйлар. Буага кайтырга чыкканын әйтүче ул абзый Ринат исемле булып чыга. Казанга җитәрәк, юл чатында, Вадим Борисович аны икенче бер мәрхәмәтле кешенең машинасына утыртып җибәрә. Икенче көнне машина салонында акча тапкач, ул аны әлеге юлаучының төшереп калдырганын аңлый. Күпләр ул акчаны кесәсенә салып куяр иде. Ә җырчы Вадим шунда ук инстаграм аша акча хуҗасын эзли башлый. Бу – кешелеклелек һәм гаделлекнең менә дигән үрнәге!

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев