Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йортсыз калган Горшуновлар гаиләсе: “Яшен ярый әле өйгә сукмаган”

Ферма алдына куелган видеокамералар янгынның ничек чыгуын төшереп алган

27 май көнне төнлә Питрәч районы Көлкәмәр авылында яшәүче Николай һәм Лариса Горшуновларның өйләре, каралты-куралары, терлекләре янып бетте. Өч балалы гаиләнең кулларында документлары гына калган.  “Авылдашларыбыз, күрше Керәшен Сәрдәсе авылы, Питрәч, бөтен республика кешеләре, депутатлар ярдәм күрсәтте. Үзеннән өлеш керткән һәрбер кешегә рәхмәтебезне җиткерәбез. “Мир” белән булышалар”, - диде Лариса Анатольевна.

Янган йортта 6 кеше яшәгәннәр. Кечкенә балаларына 5 яшь – район үзәгенә балалар бакчасына йөри,  уртанчы балалары 8 класста укый (шикәр чире буенча инвалид) , олы балалары Казанда колледжда укыса да, бүгенге көндә онлайн режимда белем ала. “Бу кайгы безне - туганнарны берләштерде, уртак бәлабез. Иң мөһиме барысы да исән-сау”, - диде гаиләнең туганы Айдар Маннапов.

Ут абзардан чыга: почмагына ике тапкыр яшен суккан. Ферма алдына куелган видеокамералар янгынның ничек чыгуын төшереп алган. “Ярый әле өйгә сукмаган. Яшен суккан утны сүндереп тә булмый диләр, чыга алмыйча калган булыр идек”, -  ди Горшуновлар гаиләсе.

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов та бәлагә тарыган гаилә белән очрашкан. 130 мең сум күләмендә акчалата ярдәм, терлек алу буенча да ярдәм булачагын җиткергән. Шулай ук гаилә башлыгы Николай Горшуновның эш урыныннан да ярдәм күрсәтәләр.

Горшуновлар гаиләсе бүгенге көндә туганнарына күченгән. 

Николай һәм Лариса Горшуновлар яңа йорт төзеп чыгарга ниятли. Аларның күпбалалы гаиләләргә бирелгән җирләре, шунда фундаментлары бар. Шулай да өйне яңабаштан салып чыгар өчен, күп көч китәчәген гаилә яхшы аңлый.

 

Питрәч районы Көлкәмәр авылында яшәүче карендәшләребезгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:

89274769712 - Горшунов Николай Васильевич (Сбербанкка беркетелгән):

Сбербанк банкы картасы номеры: 6390 0262 9043 4682 70 .

89274298027 - Горшунова Лариса Анатольевна (әнисе)
 

 

Бу хакта: Көлкәмәр авылында күп балалы Горшуновлар гаиләсенең йорты янган
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев