Туганайлар

Бергә күтәргән дәүләт

1920 елның июль аенда керәшеннәр беренче съездларын уздыра.

1920 елның 27 маенда ТАССР – Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү турындагы Декрет басыла. Яшь республиканы оештыру эше башында коммунистлар Борһан Мансуров, Мирсәет Солтангалиев, Сәхибгәрәй Сәетгалиев торган.

1922 елда оешкан СССР хакимияте аграр дәүләттән әйдәп баручы индустриаль ил төзүгә йөз тота. Шулай итеп, илдә колхозлаштыру,  иске режимдагы интеллигенцияне сөрү, вак халыкларны бетерү, дин, мәдәният, хәлле крестьяннар белән көрәш,  милли буржуазияне класс буларак юк итү белән СССР тарихы языла башлый.

Татарстанда индустриализация 1927 елда башлана. Машина төзелеше, нефть химиясе, энергетика, җиңел сәнәгатьне үстерүгә алыналар. Казан мех комбинаты, Казан авиакомбинаты (1932), “Пишмаш” заводы (1933), Синтетик каучук заводы (1932-1934), Кинофотокомбинат (1933-1935), ТЭЦ-1, ТЭЦ-2 һәм башка күп кенә предприятиеләр ачыла. Бөек Ватан сугышының беренче айларыннан ТАССРда илнең иң мөһим хәрби-сәнәгать базасы, оборона производстволары формалаша башлый, авиация сәнәгате үсеш ала. Казанда танылган совет конструкторлары А.Н. Туполев, С.П. Королев, В. М. Петляков, В. П. Глушко һәм башкалар эшли. 1940 еллар азагында ТАССРда Ромашкино, Баулы, Зәй нефть ятмалары үзләштерелә. 1970 елларга ТАССР бөтен ил буенча чыгарыла торган нефтьнең 30% ын тәшкил иткән. 1971 елда республика җир асты байлыкларыннан беренче миллиард тонна нефть алына, икенче миллиард нефть 1981 елда ук табыла. 1959 елда Казанда Органик синтез заводы төзелә, 1961 елда Түбән Кама нефть химиясе комбинатына нигез салына. 1976 елның февралендә конвейердан беренче КамАЗ автомобиле чыга. 1960-70 елларда Зәй ГРЭСы, Түбән Кама ГРЭСы эшли башлый. 1940 еллар уртасыннан алып 1980 еллар уртасына кадәр ТАССРда яңа шәһәрләр үсеп чыга. 1950 нче елларда Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Баулы, Зәй һәм башка күп санлы эшчеләр бистәләре барлыкка килә.

Икътисадны индустриальләштерү һәм авыл хуҗалыгын коллективлаштыру күрсәткечләре белән ТАССР  илнең алга киткән регионына әйләнә.

1990 елда Дәүләт суверенитеты турында Декларация игълан ителә. 1991 елда дәүләт башына Минтимер Шәймиев Президент итеп сайлана. Шушы чорда Россия Федерациясе субъекты буларак Татарстан Республикасының тарихы языла башлый.

Без калдырган эзләр бу!

Илдә барган барлык үзгәрешләр, вакыйгалар да керәшеннәрне читләтеп узмый. Революциядән соңгы еллардан алып 1940 елга кадәрге елларда керәшеннәрнең актив тормышы турында Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәмәдиева 2019 елда монография бастырып чыгарды. Архив документларына таянып язылган фәнни эштә автор ул чорда керәшеннәрнең Идел буендагы аз санлы халыклар исәбендә булуы һәм республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында, мәдәни, мәгариф мәйданнарында актив эшчәнлек алып барулары, фашизмны җиңүдә лаеклы өлеш кертүләре турында яза.

1906 елда формалаша башлаган керәшен үзаңы 1917 елда керәшеннәрне җитди адымнарга этәргә. Шул елны керәшен интеллигенциясе аз санлы халыклар берлегендә 27 кешедән торган секция төзи. Бу берлектә чуаш, чирмеш, мордва, мөселман татарлары, башкорт, якут, калмык, латыш, эстон һәм украиннар секцияләре булган. Субаш авылыннан Григорий Подъячев (1887-1937), “Кряшен газеты” оештыручысы Шеморбаш авылыннан чыккан Николай Егоров (1870-1922), Ишәле авылыннан чыккан педагог Игнатий Алексеев (1888-1975), И.Михеев кебек актив карендәшләребез Идел буеның аз санлы халыклары съездында керәшеннәрнең сүзләрен җиткергән. “Кряшен” оешмасы ул вакытта этнокультурага һәм халыкны мәдәни-агарту эшен үстерүгә басым ясый.

ТАССР дәүләте төзүдә керәшеннәрнең җитди эшчәнлеге 1919 елда Казан губернасының милләтләр отделында керәшен бүлеге төзелгәч башланып китә. Бу бүлек бер елдан Бөтенроссия (Үзәк) керәшен бүлеге итеп үзгәртелә һәм милли-мәдәни автономия төзү буенча эшчәнлек башлый. Архив документлары буенча, “РСФСР составына кергән Кряшен автоном республикасы”ның башкаласы итеп Башкортстанның Бакалы авылы сайлана. Бу оешма керәшеннәрне татарлардан аерып кую максатында хезмәт куя. ТАССР оешкач, ЦИК президиумында керәшен бүлеге, Татар өлкә оешмасында керәшен секциясе ачыла. Секция нигезендә керәшен мәсьәләләре буенча Югары коллегия оештырыла. Татар обкомы партиясендә эшләгән Мәләкәс авылыннан чыккан Мария Фролова (күп кенә дәрәҗәле урыннарда хезмәт куя), Югары Мәшләк авылыннан чыккан Никифор Соловьевларның исемнәре билгеле.

1920 елның июль аенда керәшеннәр беренче съездларын уздыра. Бу чарада керәшеннәрне өйрәнгән, чуваш милләтеннән булган галим Н.Никольский “кряшен халкы төрки кабиләләр – кыпчаклардан (половцы) килеп чыккан” дип чыгыш ясый. Съезд делегатлары икегә аерылы: бер төркем керәшеннәрне татарлардан аерып караса, икенчесе бер составта күрә. Катнашучылар уртак нәтиҗәгә килә алмый, дип яза 1925 елда “Красная Татария” газетасы.

1920 елның январенда Политбюро РКБ(Б) дәрәҗәсендә Татар республикасы төзү турында карар кабул ителә. 1920 елда хәзерге Зәй районына кергән Яңа Елань авылында “Сәнәкчеләр бунты” – яңа хөкүмәткә каршы крестьян хәрәкәте башланып китә. М.Глухов мәгълүматлары буенча, хәрәкәткә ул территориядәге барлык керәшен авыллары кушыла. 1921 елгы ачлык килгәч, ачлыктан исән калган ТАССР халкының милли горурлык, милли исем күрсәтерлек хәле калмый. Шул хәлләрдән соң керәшен автономиясе турында сүз кузгату турында уйламыйлар да, - дип яза Лилия Мөхәмәдиева үз монографиясендә. Шул елны коммунистлар партиясе “көчләп чукындырылган татарлар аерым милләт түгел” дигән юнәлеш ала. Керәшеннәрне татарлар белән кушу буенча сәясәт юлы билгеләнә.

Җыр – безнеме? Без – җырнымы?

1926 елда уздырылган Бөтенсоюз халык исәбен алу вакытында керәшеннәрне соңгы тапкыр “кряшен” этник төркеме буларак теркиләр. Ул вакытта 120,7 мең керәшен исәпләнгән. ТАССР халкының 3.82 процентын керәшеннәр тәшкил иткән.

ТАССР оешкан елларда керәшен балалары өчен мәктәп - “Кургязма шкул”, балалар йорты ачылган. Уртак татар теле аша керәшен белән татарларны берләштерү максатында эшләгән Керәшен педагогика техникумы  булган. “Кызыл алям” газетасының дәвамы итеп “Киняш” газетасы чыккан, күчмә керәшен театры, чиркәүләр булган, китаплар бастырылган.

РСФСРның Наркомнац каршында эшләгән Үзәк керәшен бүлеге мәгълүматлары буенча, 1920 елда 20 мең керәшен укытучысы булган. Бу укытучылар Мамадыш өязенең Шомарбаш, Олы Саурыш, Дүсмәт, Яныль, Лаеш өязенең Янсуар һәм башка авылларда “светский” җырлар өйрәтү өчен хорлар оештыра. Шулай итеп, музыка укытучылары барлыкка килә. Керәшен җырларын җыю, туплау буенча да эш алып барыла. Мәскәүдәге Зур театр һәм Казандагы опера-балет театры хормейстеры, Актау авылы керәшене Василий Гаврилов керәшен җырларын яздырып, туплый башлый.

СССР дәүләте оешып, ил халкы җилкәсенә кискен үзгәрешләр булып төшкән ачлык, колхозлаштыру, сөргенлек, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы афәте кешеләрнең уртак кайгысына әверелә. Ләкин нинди генә авыр вакытларда да керәшеннәр борынгы җырларын, йолаларын, киемнәрен саклап кала алган. Красноярск өлкәсенең Комаровка һәм аның тирәсендә урнашкан керәшен авыллары моның ачык мисалы. 20 гасыр башында, 1930 елларда Казан губернасы Мамадыш өязеннән Себергә сөрелгән Комаровка авылы бүген дә бар. Керәшен күлмәкләре, җырлары һаман исән. Ләкин Себердәге керәшеннәр бүгенге көндә тел югала баруына борчылуларын әйтә. “Себер татарлары Байкалның аргы ягында яши. Бурятия татарлары үзләрен Казан, керәшен яки мишәр дип бүлми, татар дип кенә саный. Байкал артының кырыс шартларында шулай бергә берләшеп исән калганнар. Аларның менталитетына социаль-сәяси тетрәнүләр, рус, бурятлар белән мәдәниара элемтәләр, кулак дип сөрү, җирләрне эшкәртү, армиядәге хезмәт йогынты ясаган. Күп кенә йолалар югалган, катнаш гаиләләр күп. Шулар белән милли үзаң да югала”, - ди бүгенге көндә татар милли автономиясе советы рәисе Саҗидә Батталова.

Югалту, табышлар

СССР вакытында тарих күп исемнәребезне югалткан, әлбәттә. Бөек Ватан сугышында катнашкан күпме карендәшебез рус милләте буларак теркәлгән, күпме батырлыклар кылган керәшеннәрнең әле хәзер генә керәшен булулары расланып килә. Алар арасында Татарстанда арасында иң беренчеләрдән булып Советлар Союзы герое исемен алган Федор Баталов, ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Николай Столяров, немец армиясе җитәкчеләре тарафыннан Германиягә хезмәт итәргә  чакырылган Петр Новиков, Сталинга турысын әйтә алган бердәнбер генерал Алексей Антонов, Рейхстагка беренче булып Җиңү Байрагын кадаган Григорий Булатов,  “ночные ведьмы” исеме астында тарихта калган хатын-кызлар авиация полкы капитаны Ольга Санфирова, Надежда Тугалева һәм башкалар бар.

ТАССР заманында сәнгатьтә, иҗатта танылган җырчылар Раиса Тимофеева, Анастасия Васильева (Нәфисә Василова)ны бүген дә сагынып искә алалар. Давид Саврушевский, Дарья Аппакова, Максим Глухов, Гавриил Беляев, Василий Багряшевскийлар кебек керәшеннәрнең иҗаты әле һаман да өйрәнелмәсә дә, аларның исемнәре тарихка язылган. ТАССРны дөньяга таныткан спортчыбыз Федор Симашев, республика үсешенә өлеш керткән данлыклы керәшен укытучыларыбыз, нефтьчеләребез, төзүчеләребез белән горурлана алабыз.

1980-1990 елларда гына керәшеннәрнең үзаңы  янәдән күтәрелеш кичерә. “Железный занавес” ачылып, яңа информация чыга башлау керәшеннәргә бик көчле тәэсир итте. Кеше үзенең кем икәне, каян килеп чыкканы белән кызыксына башлады. Шул вакытта Ямаш Игәнәй – Ананий Маловлар “Керәшен сүзе” газетасы чыгара башлады”, - дип, СССР дан соңгы тарихта керәшен хәрәкәтенең ничек башланып китүе турында истәлекләре белән бүлешкән иде Республика Керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.

ТАССР тарихында табышлар да, югалтулар да булган. Заманында керәшен икәнлегеңне белдертү кирәк саналмаган еллар булуы да билгеле. Бигрәк тә 1960-1970 еллардан соң үсеш кичергән Татарстан дәүләте өчен көч куйган җитәкче карендәшләребез, шәһәрләр, заводлар төзүдә катнашкан керәшеннәр, Татарстан Республикасын икътисади яктан үсештә булган төбәк итеп үстергән дәрәҗәле кешеләребез һаман да күләгәдә калырга тырышалар. Яңа заман, яңа дәүләтчелек шартларында “керәшен” дигән исемебезне югары күтәреп йөртик! Без тарихта эзлебез!

Фото: Коммунист керәшеннәрнең “Яңа алфавит турында” дип аталган өлкә конференциясендә катнашучылар. 1922 ел. Фото ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондында ФР1319 шифры белән саклана.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: