Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Әйдә, ШаяРТ” – керәшеннәрне таныту өчен шәп проект!"

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең “Керәшеннәр җыелма командасы” татар КВН лигасының “Әйдә, ШаяРТ” уены чемпионы булды.

“Мишәрләрне татарларның каймагы диләр. Ә керәшеннәр – рассолы. Без авыр чакта кирәк – перепись вакытында”. Шундый актуаль һәм үткен юморлары белән татар КВН лигасының “Әйдә, ШаяРТ” уенына килеп кергән “Керәшеннәр җыелма командасы” 2020-2021 елның чемпионы исемен яулады.

23 июнь көнне “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә үткән финалда алар “Тукай районы җыелма командасы” (Тукай районы), “Понаехали” (Мәскәү), “Зәй әбисе” (Зәй районы) командалары белән зирәклектә көч сынаштылар.

Финалда безнең керәшеннәр командасына Татарстанның атказанган артистлары Вадим Захаров, Ришат Төхвәтуллин, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле, Село-Чурадан танылган блогер Василий Иванов булышты. Сәламләү өлешендә Василий Мамадыштан китерелгән тракторга утырып чыкты.

Ә музыкаль клип өлешендә Вадим Захаров “Кавказская пленница” фильмындагы кыз урлаучыларның берсе булып, Ришат Төхвәтуллинга чын керәшен кызын алып  кайтып бирде.

Сәхнәгә Кукмарадан килгән сарык та чыкты. Анысы – КВН сәхнәсенә хәрби комиссариат хезмәткәре булып чыккан Вадим Шрыковның милли көрәштә җиңеп алган бүләге. 

Керәшеннәр җыелма командасы 4 кешедән тора – команда капитаны, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Дмитрий Баранов, Республика керәшен оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев, Казан дәүләт энергетика университеты студенты Вадим Шрыков һәм автор-башкаручы Лия Әхәтова. Команданың кураторы – күп еллар буе “Биш бармак” КВН командасында уйнаган Игорь Шрыков.

Үзебезнең керәшен квнчыларына кайбер сораулар белән мөрәҗәгать иттек. Җавапларын укып карагыз.

– Команда оештыру идеясы кемнеке?

Вадим: Дмитрий Баранов белән “Айбагыр” этнолагерында эшләдек. Шунда мин аңа “Әйдә, ШаяРТ” уены, дәдәм Игорь командасының чемпион булуы турында сөйләдем. Дима кызыксынып китте, без керәшен командасын ясарга дигән фикергә килдек.

Дмитрий: Команда җыю өчен кастинглар оештырып утырырга вакыт булмады. Дустыбыз Алексейны чакырдык. Вокалист кыз кирәк иде. Соңгы минутта безнең институтта, параллель курста укыган Лия исемә төште. Аның Римма Никитинага пародиясе барлыгын белә идем. Бу пародияне уеныбызда кулланырга дип уйладым һәм Лияне чакырдым.

Лия: Мин, гомумән, КВН карарга яратмый идем. “Сине керәшеннәр җыелма командасына уйнарга чакырабыз, синең кебек актив кыз кирәк. “Әйдә, ШаяРТ” телевизион проектын ТНВ каналында күрсәтәчәкләр” – дип Дима шалтыратты. Бу проект турында ишеткәнем бар иде. Фестивальдә беренче чыгыштан соң ук, безне тамашачы һәм жюри җылы кабул итте. Бу алдагы уеннарда чыгыш ясарга көч-дәрт бирде.

– Сезнең команданың иң көчле ягы – сәламләү. Ә менә импровизация өлешендә бераз югалып каласыз. Бу нәрсә белән бәйле?

Лия: Репетиция җитмәүдәндер дип уйлыйм. Һәрбер сәламләүне без ныклап кабатлыйбыз. Ә менә импровизациядәге биремнәр, сораулар безгә алдан билгеле булмый. Әле бер сезон гына уйнадык, миңа калса, барысы да практикадан тора. Алла боерса, без дә шаяртырга өйрәнәчәкбез.

Вадим: Сәламләү өлешенә әзерләнү җиңелрәк. Шаярта белү кыен. Кирәкмәс, тиешле, кызык булмаган сүз әйтеп ташларсың дип тә куркасың.

– КВНда иң авыры нәрсә?

Лия: Тамашачыны көлдерү. Юмор кызыклы, матур һәм актуаль булырга тиеш.

Дмитрий: Минем өчен, уенга әзерләнү процессы авыр.

Вадим: Сәхнәгә чыккач, уенның техник ягы өчен борчылам. Төрле хәлләр булырга мөмкин – микрофон сүнә, кирәкле реквизитлар вакытында чыгып җитми.

– Мәзәкләр ничек язылды? Сезгә кем ярдәм итте?

Алексей: Бөтен мәзәкләрне дә үзебез яздык, дисәң дә була. Сәхнәгә чыкканчы 3-4 көн редактура үтәбез (сәхнәдә куячак номерыбызны редакторларга күрсәтәбез). Алар кызык булмаган җирләрне “кисәләр”, кайвакыт үзләре дә кызык нәрсәләр өстәп куярга мөмкиннәр. Гадәттә, безнең сәламләүнең башы һәм ахыры гына кала иде, ягъни җырлар. Менә шуннан соң, җыелып, кан кызган вакытта, яңадан мәзәкләр яза идек. Безнең төп авторыбыз, кураторыбыз, редакторыбыз – Игорь Шрыков. Ул үзе сәхнәдә күренми. Әмма аның командабызда уйнаган роле бик зур. Аннан башка бу команда оешмас та, “Әйдә, ШаяРТ”та катнашмас та иде.

Лия: Игорь Шрыковка зур рәхмәтлебез. Ул безне КВН дип янып яшәргә өйрәтте. Һәр уенда безне үзгәртеп, яңа яктан ачып, халыкка матур итеп күрсәтә белде.

– Әле бит сезнең Рифат Зарипов образында уйнаучы егетегез дә бар...

Дмитрий: Ул – Артур Ямихуллин. Бэк-вокалда җырлаучы Лия, көтмәгәндә, Рифат Зарипов командасы белән, гастрольләргә китте. Без моннан файдаланып калырга булдык. Артурның, төс-кыяфәте белән, Рифатның  копиясе икәнен белә идек. Шуңа күрә чирек финалда Лия урынына Рифат образында Артур чыкты. Шуннан соң аны башка уеннарга да чакырдык.

– Элвин Грей, Римма Никитина, Дмитрий Нагиев, Гөлназ Сәфәрова, Салават Фәтхетдинов, хәтта Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар – бу сез сәхнәдә тудырган образлар. Ни өчен пародияләргә зур игътибар бирәсез?

Дмитрий: Пародия – ул безнең көчле ягыбыз. Лияның – Римма Никитина, Гөлназ Сәфәрова, минем – Элвин Грей, Дмитрий Нагиев, Вадимның Салават Фатхетдинов, Рөстәм Миңнеханов образлары шәп чыга.

Дмитрий барлык тамашачы яратып өлгергән Элвин Грей образында

Ә монысы Россиянең иң популяр алып баручыларының берсе булган Дмитрий Нагиев!

Финалда Дмитрий Филипп Киркоров образында да чыкты.

Вадим: Бездән тамашачы да пародия көтте. “Бу юлы кемгә ясаячаксыз”, – дип сорый башладылар.

– Финалга ничек әзерләндегез? Танылган КВН уенчысы Айдар Гәрәев, татар эстрадасы җырчылары белән ничек уртак тел таптыгыз?

Лия: Финал безнең өчен – иң җаваплы уен. Без ныклап әзерләндек. Айдар Гәрәевкә килгәндә, Instagram директына яздым, шул ук көнне җавап җибәрде. Барлык чакырган артистлар ярдәм итәргә ризалаштылар. Барысы да без теләгәннән яхшырак килеп чыкты.

Алексей: Финалга әзерләнү авыр булды. КВНнан кала, һәрберебезнең үз тормышы, эше бар. Шуңа күрә, редактуралар вакытында гел бергә була алмадык. Шулай да без кичләрен, төннәрен бергә җыелып, кирәкле реквизитларны эзли, эстрада “йолдыз”лары белән хәбәрләшә идек.

 Вадим: Финалга көчле командалар чыкты. Араларында “Әйдә, ШаяРТ”та берничә ел уйнаган командалар да бар. Әмма безнең чемпион булырга дигән максатыбыз бар иде. Җиңәчәгебезгә ышандык.

– Сез – беренче керәшен КВН командасы. Татар КВН лигасында уйнау ничегрәк?

Алексей: Безнең сәламләү җырында “исемнәре – урыс, татарча сөйләшәләр” дигән юллар бар. Шуның кебек, татар лигасында, иң мөһиме, татарча белергә кирәк. Татарча беләсең икән, бернинди авырлыгы да юк.

Дмитрий: Башкалардан аерылып торган саен, кешене ныграк истә калдыралар. Ә бу җиңү өчен дә менә дигән мөмкинлек! “Керәшен” дигән сүз – телдә кала торган нәрсә. “Әйдә, ШаяРТ” – керәшеннәрне таныту өчен шәп проект!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://www.youtube.com/watch?v=NzGAk_ExND0