Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова Президент кулыннан яңа машина ачкычлары алды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләрнең ел саен үткәрелә торган смотр-конкурсында җиңгән авыл һәм шәһәр җирлекләренә яңа машиналар тапшырды.

Республика көне алдыннан, Казан шәһәрендәге халыкара “Экспо Казань” күргәзмәләр үзәгендә уздырылган тантанада җиңел автомобиль ачкычы алучылар арасында Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова да бар иде. Машинага өстәп бирелгән дипломда “муниципаль берәмлекнең соицаль-икътисад үсешендә ирешелгән уңышлар өчен” дигән юллар да бар. Тантанадан соң, ул Мөслимгә үз җирлекләренә тапшырылган яңа  “Лада Гранта” рулендә кайтып китте. Сүз уңаеннан, бу районда быел яңа машиналы булган ике җирлекнең берсе Яңа Усы авыл җирлеге икәнен дә әйтик.

Билгеле булганча, республиканың муниципаль берәмлекләре арасында оештырылган смотр-конкурска, традиция буенча, Татарстан көне алдыннан йомгак ясала.

Бу юлы тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың муниципаль берәмлекләре советы председателе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Дәүләт советы председателе урынбасары Юрий Камалтынов, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җаббаров катнашты.

Рөстәм Миңнеханов, муниципаль берәмлекләр вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, аларның республикабыз муллыгы өчен башкарылган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. “Иң мөһиме, үз эшендә хакимият һәрвакыт сезнең авыл җирлекләренә таяна. Муниципалитет, барысыннан да элек, җирлекләрдән тора, җирлекләр – чылбырдагы төп буын”, – дигән фикер әйтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев