Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Волонтер Галина махсус хәрби операция зонасына барып кайтты

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче карендәшебез Галина Еремеева тагын махсус хәрби операция зонасына, Донецкига барып кайтты.

Галинаның Луганскига барып, госпитальдәге яралыларга ярдәм итүе турында «Туганайлар» газетасының 14 март санында язган идек.

Әлеге кыю керәшен кызы әле яңарак кына Донецкидан кайтып төште. Бу юлы Татарстан волонтерлары Чирмешән авылы настоятеле иерей Василий Имуков җитәкчелегендә, Мәскәү патриархиясенең хәйриячелек буенча синод бүлеге аша барганнар. 

Махсус хәрби операция зонасына баручы волонтерлар арасында Галина Еремеева белән беррәттән, Түбән Камадан тагын ике кеше — балалар бакчасы тәрбиячесе, УФСИН ветераны, отставкадагы майор Рәзилә Шәмсетдинова һәм керәшен чиркәвенең атнакөн мәктәбе укытучысы Елена Рузанова да булган.

— Луганскига караганда, халыкның безгә мөнәсәбәте күпкә яхшы иде. Чирәм арасында шартлый торган «лепесток»лар булырга мөмкин дип, башта ук урамда сукмактан гына йөрергә кирәклеген аңлаттылар. Шәһәр чиста, матур. Урамда уйнаучы кечкенә балаларны, яшьләрнең көлешә-көлешә сөйләшеп йөрүләрен күреп, тынычлык дип уйларлык. Әмма һәр көнне иртәнге бишенче яртыларда ату тавышлары яңгырый. Көндез кайбер районнар шактый зыян күрә. Сугышка ияләнеп булмыйдыр, ләкин андагы халык үзен тыныч тота, — дип сөйләде Галина.

Ул әле иерей Василий Имуковка ияреп, Донецкидагы чиркәүгә, яралы солдатлар өчен уздырылган келәүләргә дә барган. Элек католикларныкы булган бер храмны хәрби настоятельләр ремонтлап, православие чиркәве ачканнар. Анысында да булган Галина. 

— Калинин исемендәге госпитальдә тыныч тормыштагы кешеләр дә, солдатлар да бар иде. Солдатларның күпчелеге — шул якныкылар. Фронт эчкәрәк, Украинага табарак күчкәнлектән, Россиядән килгән солдатларның яраланганнарын, дәвалану өчен, үз илебезгә җибәрергә тырышалар. Донецкида чакта бер яралының йөзе таныш тоелды. Ул Түбән Камада эчке эшләр идарәсендә эшләгән, соңгы вакытта Баулыда яшәгән Рафыйк булып чыкты. Махсус операция зонасында контракт буенча хезмәт итә, — дип, бу юлы да якташларны очратуын әйтте Галина.

Алар янәшәдәге тулай торакта торганнар, ә Вологда өлкәсеннән килгән волонтерлар — госпитальнең үзендә. Яралыларны кабул итү, ярдәм күрсәтү бүлегендә «Яшь гвардия»дәге волонтер егетләр һәм студентлар да күп булган.

Донецкидан кайткач, Галина кызларын Петербургка күчерешкән. Кияве Игорь алданрак китеп урнашкан. Шуңа да оныклары Матвей, Владислава, Демид һәм кызы Иринага ияреп, Галина да барган. Кем нәрсә эзли, шуны таба, диләр бит. Петербургның тарихи урыннарын карап йөргәндә, Галина үзе белән бергә Луганскида булган Пермь кызы Натальяны очраткан. Ул биредәге хәрби ветераннар госпиталендә волонтер буларак ярдәм итә икән. Анда дәваланучы хәрбиләр арасында я аягын, яки кулын югалтканнары да булуын, аларның читләр ярдәменә мохтаҗ икәнен дә әйткән Наташа.

— Түбән Камага кайттым, рәттән 20 көн ялсыз эшлим дә, көннәр алып, тагын Питерга барам. Кызлар да әле үзләренә торырга чакыралар. Шундагы госпитальгә барып, махсус хәрби операциядә яраланган аяксыз-кулсыз солдатларга ярдәм итәрмен, дип уйлап торам. Луганскидагы госпитальдә яткан сугышчы Петя икенче кат яраланып, Питерга китерелгән. Наташа аның яралары тирән дип әйтте. Чыгарып өлгермәсәләр, аның янына да барырмын дип торам, — дип сүзен тәмамлады Галина Еремеева.

Кем нәрсә эзли, шуны таба, диләр. Күңеле мәрхәмәтлелек, яралы егетләрне кызгану хисе белән тулы карендәшебез Галина исә бүгенге көндә шәфкатьлелек бик тә кирәк булган кешеләр янына ашыга. Госпитальләрдә яраларыннан сызланып ятучы сугышчылар — кемнәрнеңдер уллары, ирләре һәм әтиләре. Алар тизрәк аякка басып, Ватан кушкан бурычларын үтәп, исән-сау килеш якыннары янына кайтсыннар өчен олы йөрәкле Галина үз кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев