Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Виктор Спиридоновка "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе тапшырылды

16 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында уздырылган республика күләмендәге Питрау бәйрәмен ачу тантанасында, керәшен мәдәниятен үстерүдәге тырыш хезмәтләре өчен Виктор Спиридоновка хөкүмәт бүләге тапшырылды.

Мамадыш районының Дүсмәт авылындагы “Җиңгәчәйләр” фольклор коллективы җитәкчесе, республика керәшен иҗтимагый оешмасы члены Виктор Спиридонов Татарстан мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә лаек булды. 

2015 елда Виктор Спиридонов Дүсмәт авылының җыр-моңга битараф булмаган хатын-кызларын, егетләрен җыеп, яңа “Җиңгәчәйләр” фольклор ансамблен ачып җибәрә. 

Ансамбльга 44 яшьтән 65 яшькәчә 11 кеше йөри: Виктор Спиридонов, Мария Петрова, Рима Губина, Елизавета Исакова, Раиля Федорова, Елизавета Егорова, Зоя Новикова, Анфиса Степанова, Александра Васильева, Светлана Иванова, Анастасия Гурьянова.

2017 елда коллективка “Халык ансамбле” исеме бирелә. Ансамбльнең максаты булып, борыңгы халык җырларын һәм йола-гадәтләрне саклап, киләсе буынга җиткерү тора. Дүсмәт мәдәният йортында үткәрелгән бер генә концерт та “Җиңгәчәйләр” фольклор ансамбле катнашыннан башка үтми. "Җиңгәчәйлзр"нең барлык район һәм республика, төбәк фестивальләрендә көтеп алынган иҗат коллективы булуы билгеле.

“Җиңгәчәйләр” фольклор ансамбле карамагында керәшеннәрнең “Тәңкәләр” балалар фольклор ансамбле төзелде. Ансамбль җитәкчесе Зоя Васильевна Әхмәдиева, аккомпаниатор – Виктор Петрович Спиридонов. Бу ике коллективның төп максаты – Мамадыш районының һәм туган авылларының йола-гадәтләрен саклау.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев