Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Вербицы сад" - "Бәрмәнчек бакчасы" III республика керәшен православ культурасы фестивалендә Идел буе халыклары катнашачак

Быел фестиваль Татарстанда Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елына багышланачак

30 майда Свияжск шәһәр-утраучыгында "Вербицы сад" - "Бәрмәнчек бакчасы" III республика керәшен православ культурасы фестивале үтәчәк.

Фестивальдә республикабызның Мамадыш, Зәй, Түбән Кама һәм Питрәч районнарыннан, шулай ук, Чиләбе өлкәсеннән керәшен фольклор ансамбльләре чыгыш ясаячак. Шулай ук, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле дә үз программасын күрсәтәчәк. Фестивальдә катнашучылар өч номинациядә катнашачаклар: вокал жанры (соло); вокал жанры (коллектив белән башкаручылар); православ йолаларга, тарих һәм легендаларга нигезләнгән театральләштерелгән тамаша.  

Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елына багышланган бу фестивальдә, керәшеннәр белән беррәттән, Идел буенда яшәүче чуваш, удмурт, мари, мордва халык ансамбльләренең дә катнашуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев