Илебездә ковидка каршы прививка ясатуның яңа тәртибе расланды.
Россиянең сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан коронавируска каршы прививка ясатуның вакытлы методик тәкъдимнәре басылып чыкты.
- 12-17 яшьлек балалаларга “Спутник М” (Гам-КОВИД-вак М) вакцинасы ясау каралган, аларга ревакцинация ясатырга кирәкми.
- Олы кешеләргә – антитәнчек күләменә бәйсез рәвештә – прививканың икенче компонентын ясатуга 6 ай үткәч ревакцинация ясала.
- “Спутник Лайт” препаратына тиң булганлыктан, “Спутник V”ның бер компонентын аерым гына кулланырга да рөхсәт ителә.
- "Спутник Лайт” препаратыннан соң, 2 компонент (аерым) ревакцинация үткәрергә ярый.
- Ә инде коллектив иммунитет булсын өчен, елга бер мәртәбә ревакцинация үткәрү күздә тотыла.
Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Нет комментариев