Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тыйнак кына Нослада Май чабу

Быел Май чабу атнасының соңгы көне - Кичерешү көне Киров өлкәсе Малмыж районы Носла авылы халкын Май чабу бәйрәменә җыйды да. Шушы авылда өлкәбездәге тәүге керәшен мәдәнияте үзәген ачуны ил Президенты фонды гранты ярдәме белән гамәлгә ашыручы проект буенча эшчәнлекнең әһәмиятле бер адымы булды бу.

Инде алты дистә елдан артык эшләп тә, шушы гомернең соңгы яртысында бер дә төзәтү-төзекләндерү күрмәгән авыл клубы үзгә җанлылык кичерде бу көнне. Хәер, мөдире Розалия ханым Дормидонова авылның мәдәният үзәген җан тарта торган итү өчен бик тырыша да үзе. Тик бу бинаны күрекле-күренекле итү өчен иҗади җанлы хатын-кыз теләге генә җитми шул, саллы гына матди терәк һәм куәтле ирләр көче сорала. Шөкер, бу бәйрәмдә авыл халкы клублары язмышын Кәлнә авыл төбәге хакимияте башлыгы Николай Карадугановның үзеннән ишетеп белде. Авылдашларын керәшеннәрнең милли бәйрәме белән котлап килгән Николай Павлович Питрау бәйрәменә кадәр бинада төзекләндерү эшләре башкарылачагын, аның түшәме ишелү куркынычы булганга хәзер ябык торган китапханә ягында нәкъ менә керәшен мәдәнияте музее ачарга уйлауларын да җиткерде. Быел Питрау бәйрәменең биредә 15 июль көнне зурдан кубып үткәреләчәген дә әйтте ул. Авылдашларының Носла йөзе булган йола, җырларны барлап куюларын, алдан кунаклар чакырып хәбәр салуларын да сорады. Аннан Кәлнә мәдәният йорты директоры Ольга Леонидовна Шәяхмәтова нослалыларга керәшен мәдәниятен барлау, онытылганны да табып яшь буынга җиткерү буенча уң эшләр теләде. Алар икесе дә килмәгән шартларны да китереп, ихластан тырышып эшләве өчен Розалия ханыма зур рәхмәт белдерделәр.

Ә бит Розалия Дормидоновага үрнәк булыр, илһам бирер кешеләр - гаять иҗади рухлы, үз эшләренә бөтен җаннары-карашлары белән бирелгән шушы Кәлнә авылы мәдәният йортының тупланган-тату коллективы бит инде. Биредә хезмәткәрләр белән һәвәскәрләр - һәрчак барысы бергә, бербөтен. Менә Носладагы әлеге Май чабу бәйрәменең җаны да - кәлнәлеләр. Әле Малмыж төбәге керәшен халкы мирасын барлаучы, мәдәниятен яшь буынга җиткерүче үзәкнең җитәкчесе дә - Кәлнә авылы мәдәният йорты директорының иҗат эшчәнлеге буенча урынбасары Нурия Напольских.

Барча җыелган халыкны бу мәгънәле көн белән котлап, Нурия ханым Май чабу бәйрәме тарихын җиткерә дә. Кичерү көненең гафу үтенә белү, хөрмәтле, рәхмәтле булуны кешелеклелекнең асылы икәнен искәрткән мәл булуына да туктала. Дөньяны яшәртүче ямьле язны каршылау, киләчәк ак көннәргә өмет көне дип бәяли ул Май чабу бәйрәмен. Авыл өлкәннәре исә, бу бәйрәмдә шыгырдап торган карлы урамнардан матурлап бизәлгән атларда чабып узып күңел ачканнарын да искә ала. Николай Павлович әйтмешли, Алла бирсә, киләсе елларга булыр анысы да. Менә инде онытылып беткән дигәндә, быел яңарды бит әле бу матур гадәт-йола!

Ә әлегә авыл халкы һәм Нослага Май чабу бәйрәменә килгән кунаклар да клуб тутырып концерт карый. Сәхнәдән, безнең күпмилләтле төбәккә хас булганча, төрле телдә җырлар яңгырый. Носла авылының үсеп килүче җырчылары Полина Федотова, Ангелина Карадуганова һәм Алина Карпова чыгышлары да көчле алкышлар белән бәяләнә. Әле мәктәпкә дә кермәгән Эмилия Садрисламованың туган, торган җиребез Нократ төбәге турында озын гына шигырьне бик тә сәнгатьле итеп укуын бөтен зал тын калып һәм таң калып тыңлый.

Носладагы Май чабуга Татарстанның күрше Балтач районы Дорга авылыннан кунаклар да мул гына сәхнә күчтәнәче белән килгән. "Дорга кызлары" ансамбле биючеләре керәшен, рус, испан биюләре белән дәртләндерә. Авылның мәдәният башында торучы Фирдания белән Николай Алексеевлар һәм аларның кызлары Роза Волкова, нослалыларга Дорга керәшеннәренең кайнар сәламен җиткереп, моңлы җырларын бүләк итә.

Май чабу бәйрәмендәге һәр чыгышны мавыгып караган, бию көе яңгырауга үзләре дә тыпырдап киткән балалар уен-ярышларда да бик теләп катнашалар. Ә бәйрәм көннең кояштай түгәрәк коймаклары һәм татлы кайнар чәе белән балалар гына түгел, олылар да тәмләп сыйлана. Менә шулай быелгы Май чабу Малмыж төбәгенең тыйнак кына, җыйнак кына Носла авылына керәшен мәдәни балкышының якты нуры булып килеп керде.

Руфия ӘДҺӘМОВА, Малмыж, Киров өлкәсе.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев