Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Туым Жондозы"- "Рождественская звезда" фестиваленең икенче зона этабы узды - фото-видеорепортаж

Чарада Менделеевск, Мамадыш, Сарман, Тукай, Алабуга районнарының яшь башкаручылары һәм коллективлары катнашты

30 ноябрь көнне Менделеевск районы Иске Гришкин авылындагы Керәшен үзәгендә "Туым Жондозы"- "Рождественская звезда" керәшен җырыуларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең икенче зона сайлап алу туры узды.

Бу зонада Менделеевск, Мамадыш, Сарман, Тукай, Алабуга районнарыннан яшь башкаручылар һәм коллективлар чыгыш ясады.

Мамадыштан Арина Трушова, Менделеевскидан Яна Шалаумова, "Бигәшкәй", "Бигәш", Тукай районыннан "Питрау бәләкәч" ансамбльләре үз номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар. Алабугадан "Сәйлән" бию төркеме һәм Мамадыштан Лиана Вятская - икенче, Алабуга районыннан "Асыл Бизәкләр", "Ак каз", "Көмеш тәңкә", Сарманнан "Айбагыр" ансамбльләре III дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр.

Өченче зона этабы 5 декабрь көнне Чистай районында узачак.

Фото: Алексей Дмитриев, Милена Новикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев