Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада бакча балалары кулич бизи

Түбән Кама шәһәренең 96нчы балалар бакчасында Олы көн ризыгы әзерләү буенча мастер-класс оештырылды.

Олы көнгә кулич һәм манылган күкәйләрне бизәү буенча мастер-класста “Елмаю” бакчасының төрле милләт балалары катнашты.

Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова балаларны керәшен гадәтләре, йолалары белән таныштырды. Алар, бакча тәрбиячесе Альбина Васильева белән икесе бергәләп, керәшеннәрнең Олы көн бәйрәме, Пасхага әзерләнелә торган ризыклар турында сөйләделәр.

Балаларга иң ошаганы Олы көн куличен үз куллары белән бизәү-матурлау булды. Ул куличләрне, бик тәмле итеп, бакча повары Гөлназ Хөснуллина мастер-класс өчен махсус пешергән иде. Бакча хезмәткәрләре дә читтә калмады. Тәрбияче Марина Олеговна (Мамадыш ягындагы Албай авылыннан) улы Андрейга кулич бизәште. Бухгалтер Альмира Галләмова да кызы Элина белән улы Әмиргә булышты...

Шулай ук, һәр бала Олы көн күкәен башта махсус кондитер буявына манып, соңыннан үзе теләгән бизәк-наклейка ябыштырды.

96нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче барлык милләт балалары кечкенәдән үк үзара дус булырга, тату уйнарга, бер-берсенә булышырга өйрәнеп үсәләр. “Елмаю” бакчасы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре Түбән Камада яшәүче халыклар, аларның тормыш-көнкүреше, милли бәйрәмнәре белән балаларны таныштыруга да зур игътибар бирә.

Бу уңайдан, җирле керәшен оешмасы җитәкчелеге, 96нчы “Елмаю” бакчасы мөдире, әнисе Мамадыш районының Колышчы авылыннан булган Елена Григорьевна Егоровага рәхмәтле һәм балаларда толерантлык тәрбияләүдәге үзара хезмәттәшлек киләчәктә дә дәвам итәр дип ышана.

 

Фото: Эльмира Ситдикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев