Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама керәшеннәре грант отты

Ул “Ата-бабалар мирасы” проектын тормышка ашыруга тотылачак.

Россия Президентының мәдәни инициативалар фонды гранты исәбенә Түбән Кама районы керәшеннәре оешмасының шушы елның октябрь аеннан башлап 2023 елның сентябрендә башкарасы эшләре халык өчен бик кирәкле.

Бер ел дәвамында шәһәрдәге Халыклар дуслыгы йорты керәшен культурасын кабат җанландыру, саклау һәм халыкка таныту максатын тормышка ашыра торган иҗат мәйданына әйләнәчәк.

Җирле керәшен оешмасының шәһәр янәшәсендә урнашкан Красный Ключ поселогындагы “Сказка” балалар бакчасы белән берлектә эшләнгән “Ата-бабалар мирасы” проектын тормышка ашыруда, шулай ук, 31нче мәктәп, “Сүрәкә” һәм “Баш Чишмә” керәшен фольклор аснамбльләре ярдәм итәчәк.

“Максатыбыз – керәшен халкының онытылган йолаларын, традицияләрен өйрәнеп, өр-яңадан халыкның үзенә кайтару, керәшен культурасы бәйрәмнәрен популярлаштыру. Аның өчен, керәшен фольклор коллективларын, волонтерларны, мәктәп укучыларын, бакчага йөрүче балаларны һәм педагогларны, тәрбиячеләрне дә җәлеп итеп, шушы иҗат мәйданында төрле кичәләр, очрашулар, бәйрәмнәр оештыру”, – дип сөйләде Түбән Кама районының керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте председателе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев