Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тормыш шартларын яхшыртачаклар

Татарстанда быел да йортлар, төрле биналар ремонтланачак, ишегаллары да төзекләндереләчәк.

Республикада күп квартирлы йортларга капиталь ремонт уздыруның яңа өч еллык циклы башлана. Шул программа кысаларында быел күп квартирлы 716 йортны ремонтлау күздә тотыла. Ул 6 миллирад 198 миллион сумга төшәчәк.

“Безнең ишегалды” программасы буенча да 960 йортның янәшә-тирәсе төзекләндерелә. Анысы өчен 9 миллиард сум акча каралган.

Шулай ук, быел республикада 36 мәктәпкә, 9 балалар бакчасына, 9 ресурс үзәгенә дә ремонт ясалачак. 7 яшьләр үзәге, 4 яшүсмерләр клубы, 10 психологик-педагогик ярдәм үзәге ремонтланачак. 14 лагерь төзү һәм ремонтлау, 23 фельдшер-акушерлык пункты төзү һәм ремонтлау – шушы ел прогаммасына кертелгән эшләрдән.

Республика районнарында барлыгы10 авыл кибете төзү өчен 115 миллион сум акча бирелә.

Болардан тыш, 4 ябык футбол манежын, 4 универсаль спорт мәйданчыгын төзү һәм 15 спорт учреждениесен ремонтлау көтелә.

Фото: sunhome.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев