Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда Covid-19 авыруының 90 процент очрагын омикрон-штамм китереп чыгара

Чир 90 процентка диярлек ОРВИ рәвешендә уза

Татарстанда күпчелек очракта Covid-19 коронавирусын «омикрон» штаммы китереп чыгара. Бу хакта «Бердәм Россия»нең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узган туры эфирда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүген авыруның 90 проценты– «омикрон» штаммына, бары 10 проценты гына «дельта»га туры килә», — дип билгеләп үтте эксперт. Чир 90 процентка диярлек ОРВИ рәвешендә уза. «Омикрон» булуы расланган очраклардан алты пациент хастаханәдән тыш пневмония кичергән, 14 очракта чирне йөртүчедә симптомнар күзәтелмәгән.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, «омикрон» акрынлап гадәти сезонлы инфекциягә әверелә бара. Әмма бу штаммның кешедән кешегә йогуы тизрәк бара. Симптомнар зарарланганнан соң өченче-бишенче көнгә барлыкка килә. 

ТИ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев