Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Тәртип» радиосының «Әниләр марафоны»нда катнашкан карендәшебез Евдокия Толстованы бүләкләделәр

29 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге филармония концертлар залында «Әниләр марафоны»на йомгак ясалды.

Бөтен интернетны шаулаткан бик милли һәм тәрбияви "Әниләр марафоны"на 29 ноябрь көнне Казанда йомгак ясалды. 1 ноябрьдән башланып, 21 көн буе дәвам иткән марафонда Татарстан һәм россия буенча 400дән артык кеше катнашкан. Марафончылар һәр көнне оештыручылар биргән төрле темаларга социаль челтәрдәге үз аккаунтларда туган телләрендә постлар (текст, фото, видео) язарга тиеш иде. "Үзең белән таныштыру", "Киләчәк буынга хат", "Милли тәрбия" "Тәмле булсын" һәм тагын бик күп темалар кысаларында әниләр һәм әбиләр үз гаиләләре, гореф-гадәтләре, балалары, хыяллары, уй-фикерләре белән бүлеште. Аларның язмаларын укып, күпләр үзләренә гыйбрәт, үрнәк алды. 

Марафонда катнашкан карендәшләребез дә катнашты. Балык Бистәсенең Бирдебәк авыл клубы мөдире Евдокия Толстованы, марафондагы активлыгын һәм уңышларын билгеләп, залга чакырдылар һәм бүләкләр тапшырдылар.  "Тәмле булсын" номинациясендә махсус бүләкне карендәшебезгә аш-су остасы Резедә Хөсәенова тапшырды. 

Евдокия Толстованың марафон кысаларында язган бер постын укыгыз:

Евдокия Толстова: Әни гел «әтиегез ни әйтер?» дия иде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев