Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Евдокия Толстова: Әни гел «әтиегез ни әйтер?» дия иде

Бирдебәк авыл клубы мөдиренең шушы кызыклы постына юлыктык.

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авыл клубы мөдире Евдокия Толстова "Әниләр марафоны" кысаларында социаль челтәрләрендә төрле темага язмалар әзерли. Чираттагы посты "Ояда ни күрсә..." дип атала. Сезгә дә Евдокия Григорьевның шушы темага язмасын тәкъдим итәбез.

"Мин Иванай авылында ныклы, эш сөючән, әти-әниле, күп балалы гаиләдә үстем. Үстем... Беребездән беребезгә калган киемнәрне киеп, авыл тормышының яхшы якларын да, рәхәтен дә, авырлыгын да, "ярамый" сүзен дә күреп, ишетеп үстем. Әтигә хөрмәтне исә әни тәрбияләде. Нинди эшкә генә тотынсак та, әни: "Әтиегездән сорадыгызмы?", "Әтиегез ни әйтер?" дияр иде. Иптәш кызлар су коенырга, клубка кич йөрергә дип яныма килгәндә: "Әнинең эше бар, ул бакчада чүп утый, мин дә шуның янында, хәзер бара алмыйм, эш беткәч кенә барам", – дип әйткәннәремне хәзер дә хәтерлим. Мәктәптә укыганда көз көне кырда бәрәңге ала идек. Кайтканда кызлар-егетләр: "Хәзер бәрәңгеләр алабыз да, учак ягып бәрәңге пешереп ашарга барабыз", – дип планнар кора-кора, өйгә кайта идем. Кайтсам, бәрәңге бакчасында казылып куйган бәрәңгеле буразналар каршы ала иде. Кая инде әниең көне буе кырда бәрәңге алып, ял итәргә кайткан вакытта казылган бәрәңгене җыймыйча бәрәнге пешерү. Тагын "бармыйм" дигән сүзләрне кабатларга туры килә иде. И, бар иде рәхәт чаклар... Бәлкем, иптәш кызлар да хәтерлидер.

Эшкә бит алар тегеләй ит, болай эшлә дип түгел, үз үрнәкләре аша өйрәттеләр. Утын кискәндә бүрәнәнең бер башын әти тотса, икенче башына – үзеннән-үзе абыйларымның, энемнең куллары үрелә иде. Ә әнием мине гел үзе белән йөртә иде. Бәрәңге буразнасының бер ягыннан чүбен әни үтап барса, икенче ягыннан мин йөри идем ияреп. Кечкенәдән әниемә сокландым.

Алар миңа югары белем алырга да юл күрсәтүче булдылар. Әтием бик укымышлы иде минем. Авыл китапханәсенең бер генә китабын да укымый калдырмагандыр. Мин дә әтиемә охшарга тырышып, яхшы укырга тырыштым. Әтием: "Укы, укыганың үзең өчен булса, эшләгәнең безнең өчен булыр", – дип әйтә торган иде. "Әй, дөрес әйтәмени соң болар?" дип уйлый идем...Чыннан да, дөрес әйткән бит...

Мәрхүм инде әти-әнием, күршеләрем әле дә: "Бик чиста-пөхтә, эшләмәгән эше, җырламаган җыры, пешермәгән камыр ашы юк иде әниеңнең", – дип искә алалар.

Әтиебез эштән кайтмыйча, өстәл артына утырмадык. Кунак килсә, чакырмыйча, табын янына чыкмый идек... Тырышлык-үҗәтлекләренә, дөньяга карашларына исләр китәрлек.

Тормыш иптәшем белән без хезмәттә үстек, әти-әниләребезнең кечкенәдән көчләре җитә алырлык эш кушу – безне олы тормышка әзерләү булган. Безнең өчен иң зур уңышыбыз – әлбәттә, моннан 22 ел элек туганнарны, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы нигезебез булу дип саныйм мин. Безнең дә балалар, үстереп, тәбиялисе бар бит... Балаларны китапча түгел, әти-әни тәрбиясеннән чыгып, үз үрнәгебез аша тәрбияләргә тырышабыз.

Икебез дә тәүлекнең егерме дүрт сәгатенә дә, башкаларга да шөгыль табар идек, мөгаен. Кул кушырып утыруны өнәмибез. Балаларыбызның да яраткан эшләре булын телибез.

Үземә килгәндә, эшемне бик яратам. Күңел байлыгымны, иҗади осталыгымны үстерүдә әниемнең ярдәме тигәндер дип уйлыйм. Төрле сынаулар, югалтулар аша узарга туры килсә дә, дөнья мәшәкатьләренә бирешмичә, иңне-иңгә куеп, тормыш сукмагыннан бергә атлаучылар гына бәхеткә лаек. 

Күпләр миннән: "Бәхетлеме син?" – дип сорый. Ә мин бу сорауга: "Бәхет ул беркайчан да күктән төшми. Ул – кешенең үз кулында һәм акылында. Һәркем үз бәхетенә үзе сәбәпче", – дип җавап бирәм. Үзең тапкан бәхет кадерле, диләр. Минемчә, табигать хатын-кызга ана булу, кешелекне дәвам иттерү вазыйфасын биргән. Такташ сүзләре белән әйтсәк,
АНА...Бөек исем...
Нәрсә җитә ана булуга,
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке - ана булуда ...
Ә яхшы әни булу өчен, янда ныклы җилкә – әти кирәк.

Без бергә, бердәм булганда гына бала-оныкларыбыз бәхетле булачак."

Евдокия Тостова Вконтакте битеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев