Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сынаулы язмышның алтын көзе

Юкка гына кеше тормышының иң төпле, тыныч һәм рухи бай мизгелен көзләр белән чагыштырмыйлардыр. Ярсу язмышның бормалы сукмакларыннан узып, гомер көзләрен балалары һәм гаиләсе кочагында каршылаганнар иң бәхетлеләр инде ул. Шундыйларның берсе —Мария Салтыкова.

Язмыштан узмыш юк 
Мамадыш районының Комазан Башы авылында Макарлар гаиләсендәге дүрт кызның өченчесе булып, 1938 елда туа ул. Тәтәләре сугыштан кайтмый. Үзеннән олырак Анный белән Начтыйны һәм сеңелесе Палыйны нәнәйләре үзе генә аякка бастыра. Гаиләдәге бердәнбер ир-ат Макар бабайларының 44нең көзендә үлеп китүе дә кызлар тормышындагы иң авыр вакытларның берседер. 

«Бабай әле беребезне, әле икенчебезне җитәкләп, 1 чокыр сипарат сөте эчертергә дип, безне сыерлы кешеләргә алып бара иде. Өйдәгене тәртиптә тотарга, безне карашырга нәнәйгә булышчы иде. Ул елны бабай, 10 яшьлек Начтыйны ияртеп, 70 чакрым ераклыктагы Соколка авылына, бәрәңге басуы сакларга китте. Шуннан кайтмады инде. Соколка зиратында калды ул», — дип хатирәләрен яңартты җырак түти. 

Кызлар үсә, гөл була. Тамакка ашарга да, кияргә кием алырга да акчаны үзләре эшләп таба. Җырак түти дә 20 яшендә тимер юлда эшләүче туганнары Начтый белән Палый янына кунакка барган җиреннән, шунда эшкә кала. Башта — 2 ай, аннары паспорт алып килгәннән соң, 10 ай тимер юлда эшли, өс-башын бераз яхшырта. Нәнәйләре Маланҗа (безнең өчен карт әби — авт.) чакырып хат язгач, өч кыз шобага салалар — Марҗый туган ягына кайтып китә. Фермага урнаша, асрарга сарыклар, бозау алалар. 

24 яшендә үз авыл кешесенә — Сәлтей Микулаена кияүгә чыга. Бераз корырак булса да, акыллы һәм төпле егет була ул, Маланҗа карт әбигә дә гел булышып тора. Язмыштан узмыш юк, диләр. Яшьләр 1 ел да 8 ай гына бергә яшәп калалар. Соңлап кына армиягә киткән Микулай җизни буранда адашып үлә. Биеме һәм әткисе (иренең дәдәсе) белән өчәүләп Микулайның үле гәүдәсен Алтай краеннан алып кайтып, авыл зиратына җирлиләр. Шулай итеп, җырак түти 9 айлык кызы Зинаида белән тол кала. Иренең кыркысын үткәргәннән соң, кире нәнәсе янына кайта. Фермада эшкә чума, кызы өчен яши башлый, эндәшүчеләр булса да яңадан кияүгә чыгу турында уйлап та карамый. Хатын-кызның никадәр көчле зат булуын шушы вакыйгалар тагын бер дәлилли дә инде. 

Макарлар кызлары 
Макарларның дүрт кызы дүртесе дүрт якка тарала. Начтый түти Үзбәкстанда төпләнә, кияүгә чыга; Палый түти үз авыл егетенә чыгып, Чиләбедә яши. Иң олылары Анный (анысы үз әбием — авт.) күрше Дүсмәт авылы егете белән тормыш кора. Марҗый җырак түти Комазан Башындагы төп нигездә нәнәсе һәм кызы белән яшәп кала. Кайда гына булсалар да, кызлар хат алышалар, бер-берсенә кунакка йөрешеп, ярдәмләшеп яшиләр. Бүгенге көндә Анный туталары инде исән түгел. 

Җырак түти Маланҗа карт әбине һәм биемен хәстәрләп соңгы юлга озатучы да. Карт әби шулкадәр ипле, денле кеше булган. Без оныкчыклары туганда аның күзләре инде күрми иде. Безне бармаклары белән капшап кына таный иде. Карт әбигә төшләр дә бик аерып керә торган булган, аңа күпләр төшлек салдырганнар, төш юрарга килгәннәр. 1991 елда туасы оныкчыклары турында да Маланҗа әби төшлек салып әйтә. Алдан — өч тавык, ахырдан бер әтәчне аермачык күреп, башта өч кыз бала һәм ел ахырында бер малай туасын белеп алалар. 

Бәхетле картлык 
Җырак түтинең кызы Зина да фермада әнисенә булышып, чая кыз булып үсә. Мәктәптән соң, Алабугада ветеринария фельдшеры белгечлеге ала. Үзе кебек ветеринар егет Хафис Акчурин белән тормыш кора. Түбән Тәкәнеш авылында зур йорт салып керделәр. Мамадыш районында Акчуриннар гаиләсен белмәгән кеше бик сирәктер. Үз эшләренең осталары, моңа өстәп, алар кече фермерлык белән дә шөгыльләнәләр. Җырак түти иң татлы җимешләренә — өч оныгына һәм дүрт оныкчыгына сөенеп туймый. 

«Нинди генә сынаулар аша узылса да, Алланың барлыгына, ярдәменә ышанып яшәдем. Мин — бәхетле кеше, бүген аеруча да. Һәр сынау, һәр шатлык үз урынында икән. Шул икән инде ул тормыш итү. Гел яхшы гына да, гел начар гына да бармый. Әмма һәрбер мизгелнең кадерен белергә кирәк», — ди 85 яшьлек Марҗый җырак түти. 

Гомер иткәндә никадәр генә авыр булмасын, көчле кеше сабыр була бирә — ачы баланнар да көзен баллана бит. Әнә, җырак түтинең дә балан җимеше нинди татлы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев