Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Субаш авылында яшәүче Мария Семенова 90 яшен билгеләп узды

Мария Семенова озын гомернең серен җырлап яшәүдә күрә.

26 июль көнне Теләче районының Субаш авылында яшәүче Мария Семенова үзенең туган көнен билгеләп узды

Юбилярны гомер бәйрәме белән Айдар авыл җирлеге башлыгы Рифат Хаҗиев, район социаль яклау бүлеге консультанты Ләйлә Каюмова тәбрик итте. Авылның җыр-моң яратучы әбисен котларга якыннары һәм “Нардуган” керәшен халык ансамбленә йөрүчеләр дә килде.

Бу көнне Мария ханымның йортында гармун тавышы, җыр тынып тормады. Тормыш авырлыкларын, шатлык-куанычларны җыр белән  җиңгән юбиляр үзе дә кызларга кушылып яшьлеген искә төшерде.

Балачагы, яшьлеге ачлыкта-ялангачлыкта уза. “Ашарга черек бәрәңге, кузгалак, балтырган таба алсак куана идек. Сыерга урманнан яфрак җыйдык. Урманга да  керергә дә рөхсәт булмады. Әти белән абыйны  сугышка озаттык. Бик авыр вакытлар булды”, - диде ул. Мария апаның гомере хезмәт белән үрелеп уза. Терлекчелек тармагында эшли. Мәктәпнең унике миченә  утын яга. Урманга барып утынын да үзе әзерли. Мария апа төнге икедә эш урынында була. Ул чорда эш бик күп, авыр була. “Без генә ачлыктан, ялангачлыктан йончымадык, басуда эшли торган сыерлар да күтәрмәгә калды”, - диде ул елларны хәтерендә яңартып. Тормыш иптәше  Николай белән алты бала тәрбияләп үстерәләр алар. Бүген ул бәхетле әни, әби булып  улы Николай,  килене Елена тәрбиясендә  яши.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев