Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж авылында Сабантуй узды

​​​​​​​Узган шимбәдә Сарсаз-Баграж авылында милли бәйрәмебез Сабантуе гөрләде. Традиция буенча, бәйрәмгә җыелган халык гореф-гадәтләрне барлап кыр батырын билгеләде, милли уеннарда катнашты, дус-туганнары белән очрашты гапләште, күңел ачты, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы журналисты Клара Ермолаева.

Алдынгыларны бүләкләү гадәте яшәп килә. “Үрнәк” бүлекчәсе җитәкчесе Максим Васильев шушы туфракта көн дими, төн дими тырыш хезмәт иткән алдынгыларны бүләкләде. Кыр батыры булып Альберт Халиков танылды.

Гадәттә Сабантуйда авылның иң өлкән һәм иң яшь кешесен билгелиләр. Хатын-кызлар арасыннан иң өлкән кеше Агафья Пукаева, ир-атлардан Иван Романов булып чыкты. Ә иң яшь кеше Дарья Абдулова иде. Аларга Сабантуй бүләкләре тапшырылды.

Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң, чират уеннарга җитте. Төп мәйдан уртасында чын тамашалар башланды. Мәйданның бер почмагында иң көчлеләр бил алышырга кереште, борынгыдан калган уеннарда җитезлекләрен, өлгерлекләрен башкалар икенче почмакта барлый башлады. Кемдер чүлмәк ватты, кемдер капчык киеп йөгерде, аркан тартты, ә кемдер көянтә белән түкми-чәчми чиләкләп су ташыды. Кыскасы, кем нәрсәгә хирыс, шуңа ябышты. Җиңүчеләргә бүләкләр дә саллы гына иде.

Яшь киленнең халык алдына чыгарган иң затлы бүләге – Сабан туена чиккән сөлгесе. Бу йола безнең якларда әле дә яши. Чиккән сөлгеләр – бәйрәмнең иң матур бизәге. Киленнәр чиккән сөлгеләрне Сабантуйга җыелган халык сокланып карады.

Бәйрәмнең иң гүзәл мизгелләренең берсе -ул Сабантуй батырына кем калуын күзәтүдер. Быел әлеге исемне лаеклы көрәштә Югары Баграж авылыннан Алексей Кондратьев алды, ә яшүсмерләр арасында Данил Зверев батыр калды.

Татар халкының күркәм бәйрәмен оештыруда спонсорлар да ярдәм күрсәтте. Сабантуйны матур итеп авылыбыз килене Альбина Меньшова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев